Татарстанда күп балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен 483 млн сум тотылачак
16 января 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанда 2020 елдан күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм итүнең яңа төрләре кертеләчәк, меңләгән кеше финанс ярдәме алачак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, 2020 елның 1 гыйнварыннан республикада аз керемле гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары кертелде. Алар арасында биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә айлык пособие, аларның җан башына керем дәрәҗәсен яшәү минимумына кадәр җиткерергә мөмкинлек бирә. Өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләрнең кереме яшәү минимумыннан түбән булган очракта, балалар бакчасы өчен түләү 100 процент кайтарылачак», — диде Лилия Галимова.
Аның сүзләренчә, яңа ярдәм чаралары арасында шулай ук яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләргә өч яшькә кадәрге балаларга даруларга елына 10 мең сумга кадәр электрон сертификатлар бирү һәм җан башына уртача керем яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләдә яңа туган балага кирәк-яракларын бүләк итү каралган.
Якынча исәпләүләр буенча ярдәмнең яңа төрләренә 483,2 млн сумнан артык акча тотылачак, 33,7 меңнән артык кеше финанс ярдәм алачак.
«Республикада ярлылык дәрәҗәсен киметүгә күп балалы гаиләләргә һәм яшәү минимумы түбән булган балалы гаиләләргә ярдәм итү керә», — дип ачыклык кертте агентлык әңгәмәдәше.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)