Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Татарстанда диспансеризация узу өчен бер көн ял бирелергә мөмкин

Татарстанда диспансеризация узу өчен эшләүчеләргә бер көн ял бирелә башларга мөмкин. Оешма-предприятиеләр бу көнне түләнә торган итеп хезмәт килешүләренә үзгәрешләр кертергә тиеш булачак. Бу тәкъдим белән бүген коллегия утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин чыкты.

Министр бу инициативасы белән Татарстанның профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьяновага, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе рәисе Александр Лавретьевка мөрәҗәгать итте.Гадел Вафин иминиятләштерү оешмаларының диспансеризация узмаган 31 мең 757 кешене сораштырганнарын әйтте. Аларның 98,5 проценты (31 мең 268 кеше) медицина тикшерүенә килмәүнең сәбәбе итеп, эштән китә алмавын, диспансеризация узу өчен аерым бер көн бирелмәвен билгеләп узган.

Министр беренче урынбасары Сергей Осиповка, республика предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе һәм Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә, сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләренә онкология, йөрәк-кан тамырлары авыруларын ачыклауга скрининг уздыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә йөкләмә бирде.
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КАН АВТО
КОЛЬЦО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ТАНК
ЦДМ
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"