Татарстанда быел 123 Бөек Ватан сугышы ветеранына фатир биреләчәк
26 апреля 2017
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанда быел 123 Бөек Ватан сугышы ветераны фатир белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада 55 мең 188 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.
Абдреева искә алуынча, 2006 елдан башлап федераль казна хисабыннан Бөек Ватан сугышы ветернаннарын торак белән тәэмин итү чарасы гамәлгә ашырыла. Программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле республикага федераль казнадан 19,7 миллиард сум акча күчкән. Торак шартларын яхшырту буенча исәпкә 19 мең сугыш ветераны бастырылган булган. «Бүгенге көндә 99,8 процент ветеранга субсидия алу мөмкинлеге турында хәбәр ителде, 98 процентына торак бирелде», – дип белдерде министр урынбасары.
Шулай ук ул 2015-2016 елларда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары яшәгән 1136 торак урынга капиталь ремонт ясалганлыгы турында әйтте. «Бүгенге көндә ремонтка 7 муниципаль берәмлектән 36 кеше мохтаҗ», - диде Абдреева.
Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)