Татарстанда язгы ташу торышы пилотсыз очкыч ярдәмендә күзәтеләчәк
24 марта 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Язгы ташуны имин уздыру буенча барлык кирәкле эшләрне оештырырга кирәк – ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин ТР муниципаль берәмлек башлыкларына шундый бурыч куйды. Татарстанда язгы ташу торышына күзәтчелек итүдә SuperCam S350 тибындагы пилотсыз очкыч файдаланылачак. Бу хакта Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы урынбасары Николай Суржко сөйләгән. Шул турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте “Татар-информ” агентлыгына хәбәр итте.
Суржко республикада хәзерге вакытта “Каскад” һәм “Космоплан”, шулай ук “РусГидро” системалары кулланылуын билгеләп үткән. Пилотсыз самолет шулай ук су күтәрелү дәрәҗәсен, кар эри башлавын да күзәтеп торачак. Моннан тыш, аның ярдәмендә белгечләр бозваткыч эшләгәндә боз тыгылган, саклану дамбалары һәм буалар ерылып киткән урыннарны белә алалар.
Суржко сүзләренчә, сулыкларда су күтәрелү дәрәҗәсен 28 - стационар һәм 98 вакытлыча булган гидропост күзәтеп торачак. “Күзәтүләр тәүлегенә ике тапкыр - 8.00 һәм 16.00 сәгатьләрдә үткәрелә. Су кинәт кенә күтәрелгәндә һәм көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда, бу урыннар ешрак - дүрт сәгать саен күзәтү астында булачак”, - дип хәбәр иткән ул.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/24/160580/

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)