Татарстанда 60 пациент үпкәләрнең ясалма вентиляциясе системасына тоташтырылган
22 июня 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан хастаханәләрендә 60 пациент үпкәләрнең ясалма вентиляциясе системасына тоташтырылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте.
«Болар коронавирус диагнозлы кешеләр генә түгел, сулыш алу системасы бозылган барлык пациентлар», — диде ул.
Владимир Жаворонков сүзләренчә, коронавирустан терелүчеләр саны көннән-көн арта, барлыгы 3091 кеше сәламәтләнгән, үткән тәүлектә 32 пациент савыккан. 1128 кеше дәвалана. Татарстанда коронавирусның барлыгы 4 мең 231 очрагы билгеле. Узган тәүлектә 39 яңа очрак ачыкланган.
Министр урынбасары 18 марттан коронавирус белән авыручыларның туганнары өчен кайнар линия эшләгәнен искәртте. Коронавирус белән бәйле сорауларны 8-800-222-59-00 номеры буенча 7.30дан кичке 20.00гә кадәр шалтыратып бирергә мөмкин. Барлыгы 57 меңләп мөрәҗәгать килгән.
"Татар-информ"

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)