Татарстанда 4 млн тоннадан артык ашлык җыйдылар
11 сентября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанда тулаем ашлык җыемы 4 млн тоннадан артып китте. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.
Республика буенча 10 сентябрьгә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 1 млн 345,9 мең гектарда суктырылган. Бу фаразга карата 95 процентны тәшкил итә.
«Оператив мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә 4 млн 35,3 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш бер гектардан 30 центнер чыга. Бу узган елгыдан 4 центнерга артыграк», – диде Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүлек җитәкчесе Ирек Садыйков.
Ул республиканың 10 районында бөртеклеләр суктыру тәмамлануын, 33 районда эшләр дәвам итүен әйтте.
Уңыш алу буенча Зәй районы алда бара - һәр гектардан 40,1 центнер уңыш чыга. Шулай ук Тукай районында гектарыннан 39,6, Мамадышта – 39,5, Актанышта – 39, Минзәләдә – 38,1, Тәтеш районында 37,2 центнер уңыш алына.
Республика районнарында башка кыр эшләре дә дәвам итә, диде Ирек Садыйков.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)