Татарстан театрлары Театр елын Әтнә театры сәхнәсендә ачып җибәрәчәк
21 ноября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан театрлары Театр елын Әтнә театры сәхнәсендә ачып җибәрәчәкләр. Бу мәгълүматны Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры директоры Ленур Зәйнуллин раслады. Бүген ул оештыру мәсьәләләре белән Татарстан мәдәният министрлыгына килгән иде.
Тантаналы кичә 13 декабрьгә билгеләнгән.
Театр елы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылыр дип планлаштырыла.
Театр кичәсен Камал театры әзерли. Сценарий авторы һәм режиссеры – Илгиз Зәйниев.
Тарихын халык театрыннан башлап исәпли торган Әтнә театры быел үзенең 100 еллыгын бәйрәм итә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән 2011 елда театрга дәүләт статусы бирелә. “Без - Рөстәм Нургалиевич ачкан бердәнбер профессиональ театр, - дип горурлана артистлар. - Президент Рөстәм Миңнеханов театрга дәүләт статусы бирергә кайткач Хәй Вахитның “Җырым табар сине” мюзиклын карады”.
Россия Президенты указы белән 2019 ел Театр елы дип билгеләнде.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)