Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Татарстан сулыкларында 67 кеше батып үлгән

13 августа 2020 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Быел Татарстан сулыкларында 67 кеше батып үлгән. Узган ел 20гә ким була. Кечкенәрәк бер авыл халкы диярлек. Әле коену сезоны ябылмаган.

Суда зурлар да, кечкенәләр дә бата. Күпчелек очракта, ярамаган урында коенганга, суга эчкән хәлдә кергәндә. Су сабыйларны да аямый. Быел 8 бала елгага киткән җирдән әйләнеп кайтмый. Бүген ГИМС белгечләре Иделгә чыкты. Иминлек кагыйдәләренең үтәлешен суда да, җирдә дә тикшерделәр.

ГИМС хезмәткәрләре көн саен диярлек шушылай рейдка кузгала. Максатлары - сулыкларда кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтиме-юкмы икәнен тикшерү.

Бу балыкчының коткару жилеты да бар, ул суднолар йөри торган юлда да утырмый. Бар да тәртиптә.

Илдар ШАМИЛОВ - балыкчы:
- Жилет кына бар инде, башка нәрсә юк, моторлы түгел бит.

Ә менә монда моторлы көймәдә балык тотучыны очратабыз. Рөстәм Хәмзинның да тәҗрибәсе зур. 20 ел катер белән Иделдә йөзә.

Рөстәм ХӘМЗИН - балыкчы:
Жилетым да бар, су дулкынлы булганда чыкмыйм.

Бу яшьләр саф һавада ял итәргә чыккан.

Катерда 5 кеше. 5сенең дә жилеты бар. Документлары һәм техник күзәтү кәгазьләре тәртиптә.

Мондый рейдларга җәй башланганнан бирле чыгалар. тикшерүләр күрсәткәнчә, күбесе кагыйдәләрне белә. бу жилет кию, документ булу. әмма аңа карап кына су корбаннары саны кимеми.

Быел сулыкларда 67 кеше батып үлгән. Фаҗигаләрнең сәбәбе, нигездә - ярамаган урында су коену. Менә мондагы кебек.

Менә шушындый су коенырга ярамый дигән билгеләргә битарафлык - фаҗигагә китерә дә. Көн суытты, сезон бетте кебек тоелса да, узган ялларда гына тагын 5 кеше батты. Яшел Үзән паркында 14 яшьлек малай су астына китә. Ул республикада батып улгән сигезенче бала.

Регина ГАЯЗОВА - Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе:
- Әлбәттә, салкынатйкач ял итүчеләр саны кимеде, тик барыбер 5 кеше һәлак булды.

Татарстанда 30 пляжга эшләргә рөхсәт бирелгән. Бары тик шундый урыннарда гына коенырга мөмкин, ди белгечләр.

Юрий ВЕНЕДИКТОВ- Татарстанның кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы:
- Теләсә нинди су объекты - бакчада куелган бассейн яки буамы ул, елга, күл - алар фаҗига урыны. Кечкенә балалар янәшәдә булганда бигрәк тә - бер генә секундка да игтибарны югалтырга ярамый. Батар өчен бер минут җитә.

Быел ярамаган урында су коену һәм судно йөрткәндә кагыйдәләр үтәмәсәң - штраф та арткан иде. Ул 30 меңгә җитәргә мөмкин. Быел белгечләр 1500 тапкыр рейдка чыга һәм 600 кешене штрафка тарта.

TNV.RU
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"