Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Белем көне уңаеннан мөрәҗәгате
2 сентября 2026
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
"Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле укучылар һәм студентлар, укытучылар һәм тәрбиячеләр, мәгариф системасы хезмәткәрләре һәм ветераннары, ата-аналар!
Сезне Белем көне – төрле буын вәкилләрен дулкынландырган, аларда сөенеч хисе, мөлаем елмаюлар һәм якты хыяллар уяткан бәйрәм уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.
Татарстанның мәгариф системасы хаклы рәвештә илдә алдынгыларның берсе буларак танылды. Соңгы елларда республикада заманча өр-яңа техника белән җиһазландырылган дистәләрчә мәктәп төзелде, яшь талант ияләренә ярдәм күрсәтүгә һәм укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлтелгән эшләр башкарыла. Иң күркәм гореф-гадәтләребезгә һәм алдынгы технологияләргә таянып, без яшь алмашчыларыбызның яңа биеклекләр яулавына мөмкинлекләр ачабыз. Инфраструктураны даими үстерү, камил шәхес тәрбияләүгә шартлар тудыру, һәр балага күңеленә яткан һөнәр сайларга ярдәм итәчәк өстәмә белем бирү юнәлешен киңәйтү – барысы да аларның матур киләчәге хакына башкарыла.
Бу тантаналы бәйрәм беренче сыйныфка баручы меңләгән яшь татарстанлы хәтерендә аеруча якты эз калдырыр. Гыйлем дөньясына һәм иҗади казанышларга әйдәп, алар өчен беренче кыңгырау чыңлар. Алда сезне, бәләкәй укучылар, тылсымлы чор көтә: тугры дусларны, бөек максатларга ирешү күнекмәләрен сезгә нәкъ менә мәктәп бирәчәк.
Яңа уку елы башлану белән 77 меңнән артык мәгариф хезмәткәренең иңнәренә тагын олы вазыйфа йөкләнә. Аларның эше зур хөрмәткә лаек. Кадерле укытучылар, тәрбиячеләр, чиксез сабырлыгыгыз, һәр баланың язмышын кайгыртып, һөнәри бурычыгызны җиренә җиткереп, намус белән үтәвегез, җан җылыгызны бирүегез өчен сезгә ихлас рәхмәт сүзләремне белдерәм. Сез – яшь буынны әхлаклы, җаваплы, гадел һәм шәфкатьле булырга өйрәтүче, тормыш тәҗрибәгез белән уртаклашучы мөхтәрәм остазлар!
Барлык укучыларга һәм студентларга гыйлемгә омтылып, тырышып укуларын, мөгаллимнәргә игелекле хезмәтләрендә яхшы нәтиҗәләргә һәм югары казанышларга ирешүләрен, әти-әниләргә исә зирәклек һәм балаларының уңышларына сөенү өчен сәбәпләр чыгып кына торуын телим.
Бу уку елы иҗади эзләнүләргә һәм яңа җиңүләргә рухландырсын! Һәммәгез дә сау-сәламәт булыгыз, тынычлыкта һәм иминлектә бәхетле яшәгез!
Белем көне котлы булсын!", - диелә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Белем көненә багышланган мөрәҗәгатендә.
Татарстан Рәисе үзенең социаль челтәрләрендә видео да урнаштырды.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)