Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының Укытучылар көне белән котлавы
5 октября 2022
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
"Кадерле укытучылар, хөрмәтле мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез – Халыкара укытучылар көне белән тәбрик итәм һәм фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм!", - дип башлады сүзен Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
" Үз гомерен иң изге эшкә – мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган шәхесләргә карата ихтирамның тирәнлеген ачып бирә алырдай сүзләр табу җиңел түгел. Мөстәкыйль карар кабул итәргә, тормышта үз юлыбызны табарга, сәләтебезне ачарга ярдәм иткән мөхтәрәм остазларыбызны без гомер буе олы хөрмәт хисләре белән искә алабыз.
Техника, ясалма интеллект үсеш алган заман укытучы алдына бик зур таләпләр куя. Ләкин баланың күңелен аңлый белүче, белемгә омтылыш уятучы, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче, кечкенә генә уңышларын да күреп сөенүче укытучыны бер генә супертехника да, электрон мәктәп тә алыштыра алмый. Яхшы укытучы – энҗе бөртеге кебек, кайда гына булса да, үз сыйфатларын югалтмый. Кояш юмартлыгы белән күңел җылысы өләшә, пәйгамбәрләр ихласлыгы белән белем тарата, аналар сабырлыгы белән шәхес тәрбияли. Кешелекнең рухи халәте, милләт язмышы, илебезнең киләчәге – һәрвакыт мөгаллимнәр кулында.
Бүгенге бәйрәм көнендә чын күңелдән һәммәгезгә дә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, намуслы хезмәтегездә уңышлар һәм яңа үрләр яулавыгызны телим!
Хөрмәтле мөгаллимнәр! Һәр көн укучыларыгызның күңелләренә миһербанлык, хаклык, мәхәббәт орлыклары чәчегез, иелеклелек рухы белән сугарыгыз, шытып чыккан хисләрне күңел җылыгыз белән саклап кына үстерегез. Еллар узгач, бу үсентеләр, һичшиксез, чәчәк атарлар, җимешләре белән куандырырлар.
Изге эшегездә сезгә сәламәтлек, яңа иҗат уңышлары, нык ихтыяр көче телим", - диелә хәбәрдә.
tnv.ru

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)