Татарстан районнарында “Кино төне” оештыралар
13 августа 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
25 августта Татарстанда өченче тапкыр “Кино төне” бөтенроссия акциясе уза. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Бу көнне халыкка популяр Россия фильмнары күрсәтелә. Фильмнарны күрсәтүгә тавыш бирү ТАСС мәгълүмат агентлыгы сайтында барды. Исемлектә барлыгы 26 фильм иде. Тамашачылар үз тавышларын теләсә кайсы фильмга бирә алды.
Халык онлайн-тавыш бирүендә Ким Дружининның “Танки”, Дмитрий Тюринның “Рубеж” һәм Дмитрий Дьяченконың “Последний богатырь” фильмнары лидер булды. Дүртенче урынны Антон Мегердичевның “Движение вверх”ы алды. Сигезенче урында Егор Барановның “Гоголь. Вий” булды. Исемлектә шулай ук Константин Хабенскиның “Собибор” (12нче урын) һәм Алексей Учительнең шактый шау-шу тудырган “Матильда” мелодрамасы (14нче урын) бар.
“Кино төне” бөтенроссия акциясе 2016 елдан бирле уза. Узган ел акция республиканың тугыз районында узды. Быел фильмнар 31 мәйданда узачак. Казанда киноленталар Аксенов исемендәге скверда һәм Горки-Әмәт урман-паркында күрсәтелә.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)