Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңа төбәкләрнең Россия Федерациясенә кушылуы көне белән котлады
"Тарихи Ватаннары – Россия белән бергәлек юлын сайлап, алар тотрыклылыкка, иминлеккә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклауга юнәлеш алдылар.
Яңа төбәкләрдәге ватандашларның карарына теләктәшлек күрсәтеп, Татарстан Республикасы шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре белән гуманитар һәм мәдәни хезмәттәшлекне актив үстерә, халкына төрле яклап ярдәм кулы суза, аларның социаль-икътисадый алгарышына булышлык күрсәтә.
Хәзерге вакытта, кыенлыкларга да карамастан, без мәктәпләр һәм хастаханәләр, йортлар һәм юллар төзибез һәм торгызабыз, торак-коммуналь хуҗалык системасын тәртипкә китерәбез, инфраструктураны төзекләндерәбез. Бу эштә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, сәнәгать предприятиеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары, эшкуарлар, волонтерлар, иҗтимагый һәм дини оешмалар, сәяси партияләр катнаша. Монда һәркемнең өлеше гаять мөһим.
Кораллы Көчләребез, куркынычсызлык органнары хезмәткәрләре, хокук саклау структуралары вәкилләре яңа төбәкләр халкының тынычлыгын, якты киләчәккә ышанычын тәэмин итә.
Ил алдында торган барлык сынауларны, авырлыкларны бергәләп җиңеп чыгып, без, һичшиксез, тагын да зуррак куәт һәм көч тупларбыз. Һәммәгезгә бәхет, иминлек һәм игелек телим", - диелә Рәис хәбәрендә.
Фото: rais.tatarstan.ru
Источник: https://tnv.ru/tat/news/policy/418019-tatarstan-r-ise-r-st-m-mi-nekhanov-ya-a-t-b-kl-rne-rossiya-fed...
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
