Татарстан Рәис сайлавына әзерләнә: сәяси көчләр һәм кампаниянең үзенчәлеге | Адымнар
8 сентября 2025
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан мөһим сәяси вакыйга алдында тора. Нәкъ бер атнадан без Республика Рәисен сайлауда катнашачакбыз. Быел ул тагын бер кампания - муниципаль органнарга вәкилләр сайлау белән туры килде.
Гомумән, төбәктәге иң зур вазифаи затны сайлау һәрвакыт зур кызыксыну уята һәм иң күп кешене участокларга китерә. Быел җирле үзидарә органнары депутатлары өчен дә тавыш бирү активлыкны арттырачак. Чөнки авыл һәм район советлары халык өчен - иң якын хакимият органы булып тора. Нәкъ шушы институтны саклап калу өчен ел башында Татарстан федераль үзәктән вәкаләтләрне таләп итте дә инде.
Татарстан халкы быел беренче тапкыр Президентны түгел, Рәисне сайлый. Әле 90нчы еллар башында ук безнең Республика илдә катгый рәвештә Федерализм нигезләрен яклаучы төбәк иде. Шул вакыйгалар шаукымында Президент институты формалашты. Федераль законнар яңадан язылып, исем үзгәртелсә дә, җисем шул килеш калды. Рәисле Татарстан үз юлыннан баруын, алгарышлы үсешен дәвам итә. 14нче сентябрьдә булачак сайлау - алдагы 5 елда без кем җитәкчелегендә яшәүне генә хәл итми. Ул 5 елда Татарстанның нинди юлдан барачагын, димәк, аның 10-15-20 елдан үсешенә нинди нигез салыначагын билгели. Булачак вакыйгага Гөлназ Сәйфетдинова шушы күзлектән карады.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)