Татарстан Премьер-министры Зәй һәлакәте турында мәгълүматларны җиткерде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, фаҗига урынында булып, Зәй һәлакәте мәгълүматларын җиткерде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, пассажир автобусында 29 кеше булган (28 пассажир һәм автобус йөртүчесе). “КАМАЗ” йөк машинасы автобусны бәрдергәч, 14 кеше һәлак булып, 15е төрле җәрәхәтләр алган. 12 кеше хастаханәгә озатылган. 5се табиблар караганнан соң, амблатор дәвалануга җибәрелгән, 5се авыр хәлдә. Зыян күрүчеләргә Чаллы, Әлмәт хастаханәләрендә ярдәм күрсәтелә, өчесе Казанга Республика клиник хастаханәсенә җибәрелгән.
Алексей Песошин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус указы нигезендә, 2 июльдә республикада матәм көне итеп игълан ителүен билгеләп үтте. Шунлыктан, район сабантуйлары киләсе атнага күчерелгән.
Татарстан Премьер-министры һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә матди ярдәм күрсәтеләчәген җиткерде . Татарстан Хөкүмәтенең һәлак булганнарның гаиләләренә бер тапкыр 1 млн сум күләмендә , зыян күрүчеләргә имгәнү дәрәҗәсенә карап – җиңелрәк яралыларга 100 мең, уртача дәрәҗәдә булганнарга – 200 мең, авыр җәрәхәт алучыларга 300 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтү турында карар кабул итүен җиткерде. Акчалар республика бюджетыннан бүленә, дип өстәде Премьер-министр.
Ул шулай ук 1 млн сум матди ярдәм һәр һәлак булган кеше исәбеннән карала, дип аңлатты.
“Тану өчен Казанга килгән һәлак булганнарның туганнары урнаштырылачак, тиешле күрсәтмәләр бирелде”, - диде Алексей Песошин.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
