Татарстан Президенты Төркиянең Россиядәге яңа илчесе белән очраша һәм Франциягә сәфәр кыла
21 марта 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Төркиянең Россиядәге илчесе Мәхмәт Самсарны кабул итәчәк, шулай ук эш сәфәре белән Франциягә барачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мәхмәт Самсар белән очрашуы планлаштырыла», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Төркиянең Россиядәге илчесе Идел буена Башкортстан Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итү чараларында катнашу өчен килә. Татарстан һәм Төркия арасындагы җылы мөнәсәбәтләрне исәпкә алып, ул иң беренче эш итеп Казанга киләчәк.
Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган указы белән узган елның декабрендә әлеге вазифага билгеләнгән Мәхмәт Самсарның Татарстанга сәфәр кылганы юк иде әле.
ТР Президенты көннең икенче яртысында Франциягә сәфәр кылырга ниятли.
Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 2018 елда Татарстан һәм Франция арасындагы сәүдә әйләнеше 1,7 процентка артып, 346,5 миллион долларга җиткән.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)