Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Татарстан Президенты Әстерханда «Дуслык» татар иҗтимагый оешмасы активы белән очрашты

Әстерхан шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дуслык» татар иҗтимагый оешмасы активы белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җәмгыять рәисе Әнвәр Алмаев кунакларга «Дуслык» эшчәнлеге турында сөйләде. 2019 елда 30 еллык юбилеен билгеләп үтүче оешма татар милли мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру буенча нәтиҗәле эш алып бара.

Алмаев сүзләренә караганда, татар халык театрын саклап кала алганнар, яңа коллективлар — «Ялкын» фольклор ансамбле, «Нур» һәм «Таң-Таң» балалар ансамбльләре булдырылган. Бер гасырлык тарихы булган «Идел» газетасы эше дә яңартыла, сквер һәм парк төзелгән. 2013 елда Татарстан ярдәме белән бөек шагыйребез истәлегенә һәйкәл дә куела, ә 2017 елда герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачылган.

Алмаев «Дуслык» җәмгыятенең яшьләр канаты оештырылуын билгеләп үтте. Ел саен «Татар моңы», «Татар кызы», «Мин татарча сөйләшәм» конкурслары үткәрелә. 2008 һәм 2017 елларда Татарстан ярдәме белән Федераль Сабан туе узды. Әстерхан өлкәсе губераторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов төбәк җитәкчелегенең «Дуслык» оешмасы белән даими элемтәдә торуын әйтте.

Миңнеханов аңа җирле татарлар мәдәниятен саклап калу һәм үстерүдә шартлар тудырган өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республика бөтен дөньяда татарларны якынайту һәм милли телне өйрәнү өчен инструментлар булдыру проектларын гамәлгә ашыра. Мәсәлән, «Ана теле» Интернетта татар телен онлайн-укыту программасы эшләнде, «ТНВ-Планета» телеканалы татар телендә эшли.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга татар милли традицияләренә игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерде, шуннан соң «Дуслык» җәмгыяте вәкилләренә Татарстан Президенты Рәхмәтен тапшырды.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"