Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Халыкара инвестицион паркында булды
Рөстәм Миңнехановка бизнес-парк мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр, аның үсеш этаплары һәм перспективалары турында сөйләделәр. Шунда ук BIIP территориясендә урнашкан җитештерү компаниясе белән дә танышу булды.
Бәхрәйн Халыкара инвестицион паркы (BIIP) – ул илнең Сәнәгать, сәүдә һәм туризм министрлыгы оештырган 247 гектар мәйданлы бизнес-парк. Парк Бәхрәйн халыкара аэропортыннан һәм Шәех Хәлифә диңгез портыннан ерак түгел урнашкан.
BIIP эшчәнлеге җитештерү һәм хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнүче экспорт юнәлешле компанияләрне халыкара базарда җәлеп итүгә юнәлдерелгән. BIIP җитештерү яки халыкара хезмәтләрне үстерергә теләгән җирле,төбәк һәм халыкара компанияләр өчен максатчан базар булып тора.
Эш программасы кысаларында Рөстәм Миңнеханов Шәех Хамад бен Ибраһим Әл Хәлифә белән очрашты. Яклар үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, Шәех Хамад бен Ибраһим Әл Халифәгә Россия-Бәхрәйн багланышлары кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә игътибары һәм кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
