Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Түбән Камага килде
17 апреля 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Түбән Камага килде. Ул шәһәр мэры Айдар Метшин белән бергә «Түбән Кама нефть химиясе» заводында булды һәм предприятиедә коронавирус инфекциясе таралуга каршы торуны карады.
Беренче объектларның берсе изопрен-мономер заводы булды. Коронавирус пандемиясе шартларында "Түбән Кама нефть химиясе" заводы җитештерүне туктатмады, ә кирәкле төзәтмәләр кертеп, махсус режимга күчте.
Шулай ук Татарстан Президенты «ТАНЕКО»ның яңа гидрочистарту җайланмасын файдалануга тапшыруда катнашты. Әлеге җайланма Евро-6 стандартына җавап бирә торган дизель ягулыгы җитештерү өчен гидрочистартылган авыр газойль һәм дизель фракцияләре алырга мөмкинлек бирәчәк. Объектның чимал буенча егәрлеге елына 850 мең тонна тәшкил итә.

Автор: "Яңалыклар" хезмәте
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)