Татарстан Президенты Дәүләт Советы утырышында катнаша
Бу минутларда бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларының XXVI утырышы башланып китте. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстанның барлык министрлары, ведомство җитәкчеләре һ.б. рәсми затлар катнаша.
Утырышта 31 мәсьәлә каралачак. Төп мәсьәләләрнең берсе - республика башкарма хакимияте органнарының 2016 елгы эшчәнлеге хакында хисап. Аның белән Илдар Халиков чыгыш ясаячак. Моннан тыш, “Татарстан Республикасының Сайлау кодексының 66 нчы матдәсенә үзгәреш кертү турында”гы 327-5 нче номерлы ТР закон проекты (I укылыш), “Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында”гы ТР законына үзгәрешләр кертү хакында”гы 325-5 нче номерлы ТР закон проекты (I укылыш), “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында”гы ТР законына үзгәрешләр кертү хакында”гы 325-5 нче номерлы ТР закон проекты (I укылыш), “Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында”гы ТР законының 3 нче матдәсенә үзгәрешләр кертү хакында” 319-5 нче номерлы ТР закон проекты (I укылыш) һ.б. закон проектлары бар. Шул исәптән, федераль дәрәҗәдәге закон проектлары да тикшерелә.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)