Татарстан Президенты Чаллыда Россия вице-премьеры белән утырышта катнашачак
10 апреля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Казан Экспо»да энергияне сак тоту дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча ТР Хөкүмәте утырышын уздырачак. Шулай ук Чаллыда Россия вице-премьеры Дмитрий Козак катнашында КАМАЗның 50 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында катнашачак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты эш графигында беренче чараларның берсе - Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы - 2019ны ачу тантанасы. Анда «Энергетика. Ресурсларны саклау» күргәзмәсе һәм «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту»халыкара симпозиумы чаралары каралган.
Рөстәм Миңнеханов экспозицияне карарга планлаштыра, шуннан соң «Казан Экспо»да «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга багышланган Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы узачак.
Утырыштан соң Рөстәм Миңнеханов Чаллыга Россия вице-премьеры Дмитрий Козак белән очрашуга барачак.
«Татарстан Республикасы Президенты һәм Россия Федерациясе вице-премьеры шәһәрдә инфраструктура объектларын карарга, КАМАЗ заводларына барырга планлаштыралар. Шуннан соң автомобиль заводлары Кама комплексына нигез салынуга 50 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы булачак», - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)