Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫ ЮЛЛАМАСЫ ТУРЫНДА 7 ФИКЕР

22 сентября 2017 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. "Татар-информ" агентлыгына җәмәгать эшлеклеләренең Юлламага карата фикерләрен белеште.
"Милли педагогика институты безнең мәгариф системасына өстәмә куәт бирәчәк"

Разил Вәлиев, Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре:  
"Президентның бүген безгә игълан иткән юлламасында мәгариф, фән, мәдәният өлкәләренә бик зур игътибар бирелде. Тел мәсьәләсе дә кузгатылды. Бүгенге көндә иң катлаулы, иң кискен проблемалар – туган телне өйрәнү мәсьәләсе, рус телен камилләштерү мәсьәләсе һәм фәнгә игътибарны арттыру мәсьәләсе.

Президентның миңа бик тә ошаган тагын бер җөмләсе шул булды, ул да булса - ике телне дә белгән кеше республикада ул конкурентлыкта отышлы кеше, ул башка кешедән бер башка югарырак шикелле. Чөнки әгәр Татарстанда ике дәүләт теле икән, ул Татарстандагы кешеләрнең ике канаты бар шикелле. Әгәр бер канаты булмаса, ул биеклеккә, югары күтәрелә, югары оча алмый. Шуңа күрә безнең республикабызда ике дәүләт телен белү - бүгенге көндәге иң зур бурычларыбызның берсе. Бу өлкәдә шактый эшләр эшләнә. Билгеле, проблемалар да бар һәм Президентның бүген безгә игълан иткән юлламасын дөньяга ашыру программасын безгә аңлатты. Без, һичшиксез, аларны күз алдында тотачакбыз һәм тел мәсьәләсенә дә, мәдәният мәсьәләсенә дә игътибар булачак.

Зур игътибарга лаек җөмләләр булды - Татарстанның йөз еллыгына багышлап, Татарстан милли китапханәсе һәм Концерт залы өчен яңа биналар салу. Бу мәсьәләләр инде күптән күтәрелә һәм, ниһаять, алар хәл ителер дип көтәбез".

Разил Вәлиев Президентыбның Милли педагогика институты кирәклеге турындагы фикерләренә дә мөнәсәбәтен белдерде.

"Без бу мәсьәләне үзебезнең комитетта караган идек һәм бу, минемчә, бүгенге көндә шулай ук актуаль. Безгә белемле, милли телдә укыта, татар телендә дәресләрне алып бара, татар телен өйрәтә, татар әдәбиятын укыта торган белгечләр, укытучылар, педагоглар җитми. Без моны бик яхшы аңлыйбыз һәм Президент та бүгенге юлламасында бу мәсьәләгә аерым тукталды. Киләчәктә бу, һичшиксез, хәл ителәчәк һәм бу безнең мәгариф системасына өстәмә куәт бирәчәк.


"Татарстан – Россия милли сәясәте нигезендә эшли торган лидер төбәк"


Ирек Шәрипов: Татарстан – Россия милли сәясәте нигезендә эшли торган лидер төбәк

Ирек Шәрипов, Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры:
«Бу (милли педагогика институтын яңадан торгызу- ИТ) - өмет чаткысы уята. Милли педагогика институтын яңадан торгызу – ул актуаль мәсьәлә. Республикабыз өчен, чыннан да, глобальләштерү мәсьәләсе бер яктан югары белемнең сыйфатын арттыруда уңай роль үтәсә дә, без үз мисалыбызда күрдек - бу милли мәсьәләләргә дә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә, без, әлбәттә, федераль стандартлар буенча эшли торган университетларны да хуплыйбыз, үзебезнекен кире кайтару кирәклеген дә аңлыйбыз. Бүген бу яңалык буларак яңгырады. Димәк, аның әле ныклы адымнары да булачак».

Аның сүзләренчә, милли сәясәт буенча Россия Федерациясенең дәүләт программасы бар, киләсе дистә елда нәрсә эшләргә кирәклеге турында анда адымнар билгеләнгән.

«Татарстан – бу программаның күп пунктларын үтәп, инде алда баручы төбәк. Әйтик, кичә генә Мәскәүдә булдым, Россия халыклары ассамблеясенең президиум утырышы булды. Анда күп кенә төбәкләр, үзләрендә ресурс үзәкләре булдыра башлау турында сөйләде. Бер өлкәдә 200 квадрат метрлы ресурс үзәге булдырылган, ә без үткән атна Азнакайда ачкан үзәкнең мәйданы ике мең квадрат метрдан артык. Татарстан Республикасында сигез Халыклар дуслыгы йорты эшли. Россия Федерациясенең милли сәясәте нигезендә эшлибез дисәк, без – лидер төбәк."

«Әлбәттә, җәмгыятебездәге тынычлык, тигезлек, гаделлек мәсьәләсе ул һәрвакыт беренче урында булды. Телләр өйрәнү мәсьәләсе шул ук гаделлек, баланс мәсьәләсенә карый. Сүз дә юк, телләрне өйрәнү сыйфатын арттырырга кирәк. Бүген сүз рус телен өйрәнү сыйфатын арттыру турында да бара. Шул ук вакытта татар телен өйрәнү сыйфаты да республикабызда сораулар тудыра. Шуңа күрә ул киеренкелек тудырмасын өчен һәм гаделлекне, балансны саклап калу максатыннан, бу мәсьәләдә караш үзгәрергә тиештер.

Телләр мәсьәләсендә республикабызда уникаль ситуация: бездә хәтта өч телдә аралашучы гражданнар саны да бик күп. Республикада яшәүче чуваш, удмурт, мари, мордва халыкларының күп өлеше – өч телле халык. Республикабызда аларның туган телләрен өйрәнү өчен дә тиешле шартлар тудырылган, шул ук вакытта алар мәктәпләрдә рус һәм татар телләрен дә тиешле дәрәҗәдә, сыйфатлы итеп өйрәнә. Шуңа күрә өч телле гражданнарыбыз булу Россия Федерациясендә әле уникаль ситуация булып тора. Киләчәктә бу үзгәлекне дә саклап калу һәм җәмгыятьтәге киеренкелекне бетерү юлларын да эзләргә кирәк».


"Президент юлламасында яшьләр сәясәтенә аеруча зур игътибар бирелде"

Президент юлламасында яшьләр сәясәтенә аеруча зур игътибар бирелде – Тимур Сөләйманов

Тимур Сөләйманов, «Сәләт» фонды башкарма директоры

«Минемчә, быел яшьләр сәясәтенә аеруча зур игътибар бирелде. Яңарышка, алгарышка әйдәп баручы төп көч ул – яшьләр. Икътисадның да төп драйверы – яшьләр. Ә яшьләр бик төрле. Чөнки ул үзенә 14тән 30 яшькә кадәргеләрне сыендыра. Татарстан Президенты әйтүенчә, дәүләтнең төп максаты – яшьләргә мөмкинлекләр тудыру. Сәләтле яшьләргә карата аерым игътибар кирәк, аларга Казанда гына түгел, республика төбәкләрендә дә мәйданчыклар, ресурс үзәкләр булдыру мөһим, диде ул. Шул вакытта яшьләрнең кәефе, вәзгыятьнең күрсәткече булуын да онытырга ярамый. Без Казан һәм Татарстанга килүче яшьләрнең күп булуын күрәбез, аларның кызыксынулары да арта бара. Бу, әлбәттә, куандыра.
30 яшьтә булсам да, үземне яшь кеше саныйм. Һәм беләбез, гаилә корып, балалар туганда яңа мәсьәләләр килеп туа. Шул ук вакытта 14-15 яшьтәгеләрнең дә үз мәшәкате, кызыксынулары бар. Иң мөһиме яшьләргә үз мөмкинлекләрен ачу өчен шартлар булдыру. Бүген бу яктан хөкүмәт сәясәте актив адымнар ясый, бездә яшьләргә ставка бирелә».

Тимур Сөләйманов Татарстан Президенты яшьләр мәнфәгатен яхшы аңлый дигән фикердә.

«Яшьләргә игътибар зур. Казанда һәм Татарстан районнарында игътибар мохиткә, иҗтимагый киңлеккә юнәлә. Бу бик кирәкле эш. Яшьләргә теләк, идея һәм максатларын чынга ашыру өчен шартлар тудыру кирәк. Республикада бу уңайдан зур эш башкарыла. Президент бүгенге юлламасында дөньяның нык үзгәрүенә басым ясады. Шуңа да яшьләргә үз өстендә эшләү сәләте кирәк. Моның өчен Интернетта мәгълүмат, белемне арттыру мөмкинлекләре бар. Теләк кенә кирәк. Ә Татарстанда һәр буын өчен мөмкинлекләр ачыла. Бүгенге юлламада балалар бакчасы, мәктәп, уку йорты, завод-предприятиеләр арасында бәйләнеш булдыру мөһимлеге, аны системалы рәвештә алып бару кирәклеге дә яңгырады.

Бүген Татарстан үз юлын табып, нәтиҗәле эш күрсәтеп бара. Уңышларның нигезен яшьләр белән бәйләү яхшы. Алар үзләрен Татарстан белән бәйләсә, киләчәгебез дә уңышлы булыр».

«Татмедиа»да матбугат чараларындагы иске алымнар эшләми башлаганын аңлыйлар»

Илшат Әминов: «Татмедиа»да матбугат чараларындагы иске алымнар эшләми башлаганын аңлыйлар

Илшат Әминов, «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры:

«Татарстан Президентының массакүләм мәгълүмат чараларында иске алымнар һәм эшләү формалары вакыты узганы турындагы чыгышы безгә кызыклы булды. Бүген заманча аудитория таләпләренә туры килгән яңа контент булдыру мөһим. Икенчедән – аны бүген мөмкин булган барлык платформаларда ясарга кирәк. Монда мобиль җайланмалар, интернет, телевидение, төрле интернет-каналлар, мәсәлән, инстаграм-канал керә».
Аның сүзләренчә, массакүләм матбугат чаралары вәкилләре, контентка мөнәсәбәтен үзгәртеп, аны аудиториягә кыска вакыт аралыгында ачык итәргә тиеш.

«Президент әйткәнчә, без яңа мәгълүмати җәмгыять – мәгълүмати икътисад чорына аяк басабыз. Бу икътисадта да, журналистикада да иске ысуллар эшләми башлавын аңлата. Артта калмас өчен бик каты алдан барырга кирәк. «Татмедиа»дә моны яхшы белүләренә бик шатмын, чөнки анда, шул ук «Татар-информ»да гына да, яңа эш формалары һәм ысуллары пәйда булды — бу бик яхшы. Минемчә, безгә хәзер барыбызга берләшеп, Президент йөкләмәләрен кыска вакыт аралыгында үтәргә кирәк».
«Без Татарстан халкына күптеллелекнең өстенлек булуын аңлату зарур. Икенчедән, телгә өйрәтүнең заманча методикалары, синтаксис һәм грамматиканы белүгә түгел, ә аралашу мөмкинлекләрен ачуга юнәлгән булырга тиеш. Коммуникация – заманча дөньяда бик мөһим әйбер. Безгә телләр өлкәсендә татар теленең мавыктыргыч булуы һәм коммуникация чарасы булуы өстендә эшләргә кирәк».

«Президенттан республикада телләр сәясәтен тормышка ашыру турында ишетү мөһим»

И.Мезикова: Президенттан республикада телләр сәясәтен тормышка ашыру турында ишетү мөһим

Илсөя Мезикова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты:

«Башка гражданнарга булган кебек үк, миңа да, бигрәк тә һөнәрем буенча телче буларак, Президент авызыннан республикада телләр сәясәтен тормышка ашыру турында ишетү мөһим. Әлеге мәсьәләгә Татарстанда һәм аннан читтә аеруча кызыксыну бар. Мин Президент куйган мәсьәләләр: дәүләт телләрен – рус һәм татар телен өйрәнү өлкәсендә шартлар тудыру һәм эшне камилләштерү, республикада яшәүче халыкның туган телләрен үстерүгә мөмкинлекләр тудыру мәсьәләләре белән тулаем килешәм.

Ә рус теленә килгәндә, һичшиксез, телләрне өйрәнү һәм белем сыйфатын арттыру кирәк. Татар телен укыту методикасын камилләштерү, билгеле, яңа дәреслекләр кирәк. Минем инануымча, дәүләт телләрен бар кеше дә өйрәнергә тиеш. Биредә Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына ачык тәнкыйть яңгырады, биредә әйтелгәннәр эштә кулланылырга тиеш. Чынлап та, бурычлар җитди куелды, әмма татарстанлылар өчен ул хәлдән килерлек».

«Халыкара педагогик институт булдыру - дөрес карар»

Мәгъзүм Сәлахов, Республика Фәннәр академиясе президенты:

«Бүгенге Татарстан Президентының Юлламасында республиканың гомуми икътисадый, сәяси вәзгыяте күрсәтелде, республиканың үсеш юнәлешләре билгеләнде.
Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрдә татар һәм рус теле укыту мәсьәләсенә игътибар итте. Юридик яктан караганда, Россия Конституциясендә дәүләт теле мөмкинлекләре билгеләнгән. Татарстан Конституциясендә исә ике дәүләт теле – рус һәм татар теле күрсәтелгән.

1992 елда нинди шартларда ике дәүләт теле турындагы карар кабул итүне искә төшерегез, бу карар күп мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итте, җәмгыятьтә тигезлек барлыкка килде. Хәзер бу мәсьәләне сәясәткә әйләндермәкче булалар, минемчә, бу бик куркыныч. Аны төзәтү авыр булачак.

Халыкара педагогик институт булдыру да дөрес карар. Укытучыларны әзерләү бер урында, максатчан алып барылырга тиеш».

"Президентның борчылуын да, күрсәтмәләрен дә аңлап кабул итәбез"

Таһир Һадиев, Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе:
"Президент чыгышларында ассызыклап әйтелгән мөһим юнәлешләрнең берсе - ул экология мәсьәләсе. Республикада икътисад бик нык үсә һәм, әйтергә кирәк, ул теге яки бу күләмдә, үзебезнең әйләнә-тирә табигатькә, тирә-як мохиткә тәэсир итә. Бу мәсьәләләргә дә республика җитәкчесенең фикере анык: без булган табигый байлыгыбызны, һава-суларны сакларга тиеш. Әлеге мәсьәләләргә игътибар итеп, үзебезнең комитет әгъзалары һәм Дәүләт Советы депутатлары белән берлектә, район җитәкчеләре, районнардагы депутатлар теләктәшлегендә бу өлкәдә моңа кадәр дә эш алып барылды. Алга таба бу мәсьәләләрне тагын да тотрыклы хәл итеп, чиста һава, чиста су һәм әйләнә-тирә мохиттәге мөмкинлекләрне халыкка киң күләмдә тудыру мәсьәләсе Президент тарафыннан ачык итеп әйтелде».

Комитет рәисе сүзләренчә, бүгенге көндә безне борчыган экология, азык-төлек җитештерү мәсьәләсендәге проблемалар республика башлыгы тарафыннан да күтәрелә.

«Республика башлыгы бу мәсьәләләрне тирәнтен аңлый. Аның һәр чыгышында бу уйланылган рәвештә күтәрелә һәм аның һәр фикерендә тирән мәгънә ята. Үзебезнең туган җиребезне, табигатебезне сакламасак, аны бүтән кеше саклый алмый. Шуның өчен Президентның борчылуын да, күрсәтмәләрен дә аңлап кабул итәбез. Бу мәсьәләләр – башкарып була торган эшләр. Чөнки берсе дә буш җирдә башланмый, әлеге юнәлештә моңа кадәр дә эшләнеп бара иде. Яңадан бер ачыклык кертелде һәм шушы мәсьәләләргә тагын бер мәртәбә басым ясалды».

«Бүген Президент Рөстәм Нургалиевич  республикада бара торган эчке һәм тышкы сәясәткә, икътисадтагы үсешләргә, фән, укыту, агросәнәгать комплексы, сәүдә юнәлешләренә бер сәгать дәвамында ачык итеп бәя бирде, аларның торышын билгеләде һәм киләчәккә зур бурычлар куелды. Минем өчен игътибарга бик лаек булган, дөрес әйтелгән фикерне куәтлисем килә. Агросәнәгать комплексы белән азык-төлекне эшкәртү сәнәгате бүген республиканың тулаем продукциясенең 11 проценттан артык өлешен тәшкил итә. Бу – бик зур сан. Без ике триллион cумга якын продукция җитештерәбез һәм шуның уннан бер өлешеннән дә күбрәк күләмен агрәсәнәгать һәм азык-төлекне эшкәртү сәнәгате тәшкил итә. Бүгенге чыгышындагы, башка еллардагы юлламадан аермалы буларак, Президент товар җитештерү турында гына сүз алып бармады. Президентның бүгенге фикеренең төп нигезе – җитештергән товарны стандартларга туры китерү, аларны сертификация уздыру, бу товарларны федераль сәүдә челтәрләренә кертү юлларын ачу. Үзебездә экологик технологияләр белән җитештерелгән продукциябез, кызганычка каршы, кибетләребездә, бигрәк тә, федераль челтәрләргә кереп бетә алмый. Бу мәсьәлә дә Президентның бурычы һәм бу мәсьәләдә безнең алдыбызга бурычлар куелды. Без бүгенге көндә үзебездә җитештерелгән сыйфатлы продукцияне, аларга сертификация уздырып, яхшы капларга төреп, саклау һәм чит илләргә, өлкәләргә күбрәк чыгару турында уйланырга тиеш. Чөнки элек-электән үк инде безнең бабаларыбыз сәүдәгәр булган, һәрвакыт төрле җирләрдә, илләрдә йөргән. Соңгы елларда бу сыйфатларны югалттык. Халык юкка гына: «Адәм баласын сатып алу түгел, сату өйрәтә», – дип әйтми бит. Шуның өчен безгә чит илләрдә дә, Россия төбәкләренә дә үзебезнең сыйфатлы продукциябез кирәк. Безнең мөмкинлегебез бар. Әйтик, Россиядә иң күп сөт җитештерәбез, авыл-хуҗалыгының башка продукция буенча да без күп җитештерүчеләрнең берсе. Ә Россия базары тула башлады. Шуңа да чит илләргә чыгу мәсьәләсе, әлбәттә, бик мөһим.

Президент халык өчен бик кирәкле булган мәсьәләгә – ярминкәләрне уздыруга да игътибар итте. Ярминкәләрдә сатылган сыйфатлы товарларыбыз кибетнекенә караганда 20-30 процентка очсызрак. Бу – ике арада кала торган керем. Җитештерүче үзе сата һәм сатып алучы килеп ала. Бу очракта үзебезнең технологияләр белән җитештерелгән, экологик чиста продукция, әйткәнемчә, 20-30 процентка очсызрак булачак. Шушы мәсьәлә бер Казан шәһәрендә генә түгел. Быел безнең ярминкәләр берничә районда – Әлмәттә, Зәйдә, Сабада, Кукмарада, Буада булачак, ә киләсе елларда башка шәһәрләребездә, район үзәкләрендә дә, бу мәсьәләгә игътибар бермә-бер арттырылачак».
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"