Татарстан Президенты студентларга ни өчен иртә таңнан торып эшләве турында әйтте
«Мин үз заманында район җирендә эшләгән кеше, анда эш иртә таңнан башлана. Миңа иртән эшләү уңайлырак», — дип җавап бирде Президент. Рөстәм Миңнеханов үзенең студент елларын искә алып: «Мин институтны тәмамлагач, шәһәрдә калырга теләмәдем, кире районга кайтып киттем. Арча, Саба, Биектау районнарында эшләдем. Хәзер Казанга ияләштем инде», — дип тә сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов 1978 елда Казанда инженер-механик белгечлеге буенча авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, соңрак сәүдә институтында да белем алган. Шәкертләр Президентның студент чорындагы иң истә калган хатирәләрен белергә теләде. «Тулай торак еракта — „Ферма“ микрорайонында, ә факультетыбыз үзәктә — Толстой урамында урнашкан иде. Бер бинадан икенчесенә троллейбус һәм трамвайларда йөрү иң маҗаралысы булгандыр. Бушка йөрү җаен карап, бераз хулиган да булдык», — дип искә алды ул.
Президент тулай торактагы студент тормышы турында да сөйләде. «Малайлар ашарга пешерергә яратмый инде. Тулай торакта яшәгәндә чиратлашып ашарга пешердек. Бер бүлмәдә дүртәү яшәдек. Кызганыч, кайбер курсташларым инде бу дөньяда юк. Мин тулай торакта биш ел яшәдем, нинди генә авырлыклар булса да беркайчан моңа үкенмәдем», — диде Рөстәм Миңнеханов.
«Институт, университет — белем учагы гына түгел, аралашу урыны да әле ул. Читтән торып уку белән көндезге бүлектә укуны чагыштырып булмый. Яшь вакытта күбрәк укып, белем тулап калырга кирәк», — дип киңәш бирде студентларга Президент.
Һөнәр сайлау кебек яшьләр өчен иң актуаль темалар да күтәрелде. «Үзең яхшы башкара алган һөнәрне сайларга кирәк. Мин, мөгаен, колхоз рәисе дә була алыр идем. Кеше эшләгәндә үзенә җаваплылыкны алырга курыкмаска тиеш. Мин кечкенәдән инженер булырга теләдем. Укытучы яки табиб була алмас идем, болар бик зур сабырлык таләп итә торган һөнәрләр», — диде Рөстәм Миңнеханов.
«Яраткан шагыйрегез бармы?» — дип тә кызыксынды студентлар. «Яраткан шагыйрем — Габдулла Тукай. Хәзерге шагыйрьләрдән Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиевны әйтә алам», — диде Президент.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
