Татарстан полицейскийлары җинаять ачу буенча соңгы 12 елда иң яхшы нәтиҗә күрсәткән
18 января 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
2017 елда җинаятьләрне ачуда уртача күрсәткеч 58 проценттан артып киткән.Узган елда Татарстан полицейскийлары җинаятьләрне ачуда 12 елда иң яхшы нәтиҗә күрсәткән. Бүген Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин ведомствоның киңәйтелгән коллегиясе барышында узган елга нәтиҗәләр ясады.
Әйтик, 2017 елда җинаятьләрне ачуда уртача күрсәткеч 58 проценттан артып киткән. Авыр җинаятьләрне ачу – 65, кеше үтерүгә бәйле җинаятьләрне ачу 95 процентка җиткән. Шул ук вакытта, сәламәтлеккә белә торып авыр зыян китерү белән бәйле җинаятьләрнең барысы да диярлек ачылган.
Явыз ният белән һөҗүм итү һәм талау очракларының 90 проценттан артыгы ачылган. Узган елда барлыгы 46 093 җинаять теркәлгән булган.
«Хезмәткәрләрнең эше артты. Соңгы кыскартулар нәтиҗәсендә без шәхси составның 18 процентка якынын югалттык. Эш шартлары ничек кенә катлаулы булса да, үз алдыбызга безнең эшнең сыйфатына бернинди кыенлыклар да йогынты ясарга тиеш түгел дигән максат куябыз», - дип искәртте Артём Хохорин.

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)