Татарстан мөфтие Рәгаиб кичәсе якынлашу уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте
«Риваятьләрдә Рәгаиб кичәсендә безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең әти-әнисе — Габдулла белән Әминә никахлашкан дип хәбәр ителә. Аллаһы Илчесе салләлаһү гәләйһи вә сәлләм үзе үк бу төн турында болай дип әйткән: «Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы төнне ваемсызлыкта үткәрмәгез. Чөнки бу төнгә фәрештәләр Рәгаиб дип исем кушканнар».
Хакыйкатьтә, бу төндә мөэмин-мөселманнар өчен күп хикмәтләр һәм рәхмәтләр сыенган: бу төнне ихластан олылаган кешеләргә Аллаһы Тәгалә әҗер-саваплар бирә. Шуңа күрә дин кардәшләребез Рәгаиб кичәсендә гыйбадәт кылырга, гөнаһлардан тәүбә итәргә, Аллаһыдан гафу сорарга, догалар укырга ашыга.
Моңа өстәп, мөселманнарга Коръән уку, зикер кылу һәм Аллаһы Илчесе салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә салаватлар әйтү тиешле. Шул рәвешле, Рәгаиб кичәсе Рамазан аенда тотылачак олуг ураза гыйбадәте алдыннан иманны сафландыруда беренче адым булып тора.
Барлык дин кардәшләремне Рәгаиб кичәсе белән тәбрик итәм һәм бу төн Татарстанның һәр гаиләсе өчен иминлек һәм бәрәкәткә ирешү чарасы булуын сорап, догалар кылам», диелә мөрәҗәгатьтә.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
