Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Татарстан мөфтие Рамазан ае якынлашу уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Рамазан ае якынлашу уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Аллаһыга шөкер, без янә Рамазан-шәриф ае җитүенә шаһитләр булабыз - мөселманнар аны бүген кояш баю белән каршылыячак!

Рамазан ае диюгә күз алдына ураза – көн дәвамында ризыктан һәм судан тыелып тору гыйбадәте килә. Әлеге мөбарәк айда ураза вакытында һәрбер мөэминнең күңеле рухи күтәренкелек кичерә, адәм баласы “иманның тәмен” тоя башлый һәм йорт әһелләре, дуслар белән бергәләп аш өстәленә җыелу шатлыгын кичерә башлый.

Ураза – ул үзеңнең әхлагыңны яхшырту, начар гадәтләрне бетерү, нәфесеңне сындыру, тормышыңдагы барлык тискәре битләрне яхшыга үзгәртү һәм, нәтиҗәдә, гөнаһларыңның авыр йөгеннән котылу өчен яхшы мөмкинлек!

Ураза вакытында үзеңнең эчке дөньяңа зур игътибар бирергә кирәк: кешеләргә яхшылык теләргә, көнләшмәскә, бары изгелек кенә кылырга, ялганламаска, гайбәт сүзләр сөйләмәскә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) болай дигән: “Кем дә кем ураза аенда ялганлавын һәм ялган шаһитлек бирүен дәвам итсә, үзен ризыктан һәм судан юкка тыючы булыр”.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Рамазан аеның һәрбер мизгеле кыйммәтле һәм ул бәһасез бүләкләрне үз эченә ала: изге гамәлләр өчен бу көннәрдә савап күп тапкырларга арттырылып бирелә. Аллаһы Илчесе (с.г.в.) нәсыйхәт биргән: “Әгәр минем өммәтем Рамазан ае үз эченә никадәр саваплар алганын белсә, аның ел дәвамында дәвам итүен теләр иде”.

Рамазан ае быел да безнең өммәтебезнең күңелләре берләшү, гөнаһлардан һәм начар фикерләрдән арыну вакыты булып, безне тагын да юмартрак, киң күңеллерәк һәм ярдәмчелрәк итсә иде. Барлык кардәшләребезнең ихлас күңелдән кылган изге гамәлләре, уразалары, гыйбадәтләре Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителсә иде дип догада булам. Әмин.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"