Татарстан Мәдәният министрлыгы балалар китапханәсе һәм эстрада проблемаларын хәл итәчәк
22 января 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Киләсе елда Татарстан Мәдәният министрлыгы эстрада сәнгате сыйфатына зур игътибар бирәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин үзенең Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендәге төп докладында әйтте.
Коллегия утырышы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында бара. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Елена Сергеева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстан Премьер-министры урынбасары һәм Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев катнаша.
Коллегия утырышында залда мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, муниципаль районнарның мәдәният бүлеге җитәкчеләре, иҗат әһелләре утыра.
2017 елның мәдәният өлкәсендәге иң зур уңышы - Свияжск утрау-шәһәрендәге Успения соборы һәм монастыренең ЮНЕСКО бөтендөнья мәдәни һм табигый мирасы исемлегенә кертелүе. Татарстан Республикасы мәдәният министры үзенең Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендәге төп докладын шушы уңышны искә төшерүдән башлап җибәрде.
Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин төп докладын ике дәүләт телендә алып барды. Министр "Кече шәһәр театрлары" һәм "Театр - балаларга" федераль проектлары, республиканың этномәдәни тормышы һәм татар эстрадасының киләчәгенә бәйле өлешен татар телендә укыды. Айрат Сибагатуллин республикада балалар китапханәләре биналары проблемасын да күтәреп чыкты.
Коллегия утырышында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Елена Сергеева, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык язучысы Разил Вәлиев чыгыш ясады.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)