Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Татарстан Мөфтиенең якынлашып килүче Ураза гаете уңаеннан мөрәҗәгате

"Бүген кояш баегач Ураза гаете җитә. Мин сезне чын күңелдән шушы мөбәрак бәйрәм белән котлыйм! Мөселманнарның күңелендә бүген - моңсу катыш шатлыклы хисләр, чөнки зарыгып көткән изге Рамазан ае бик тиз арада ахырына якынлашты. Уразалы көннәр, йокламыйча гыйбадәттә уздырылган төннәр, мәчетләрдә җәмәгать белән кылынган тәравихлар һәм кардәшләрне бергә җыйган кунакчыл ифтарлар, гаиләләребез белән үткәргән бәрәкәтле сәхәрләр артта калды... Аллаһының Рамазан аенда гына бирелә торган сансыз рәхмәтләре белән хушлашу бигрәк тә күңелне төшерә. Кешеләрнең йөрәкләре Рамазан аенда иман, игелек һәм күркәм ниятләр белән тулып өлгергәндер - Ураза бәйрәменә без әнә шундый өмет белән керәбез. Хактыр ки, ураза адәм баласына рухи чистарыну һәм үз нәфесен тәрбияләү өчен бирелгән. Бәйрәмне мөселманнар югары дәрәҗәдәге тәкъвалыкта каршылый, хәзер исә үзеңдә бу рухи сафлыкны, ә тирә-якта кардәшлек, кичерү һәм мәрхәмәтлелек мохитен саклап калу мөһим... Шул рәвешле, Ураза бәйрәме - Аллаһының ярлыкавына ирешеп, гамәл дәфтәрләребезнең яңа битен ачу һәм Рамазанда башланган күркәм эшләрне дәвам итү өчен иң яхшы сәбәп ул. Әмма ураза тотучы мөселманнарның Ураза бәйрәме белән бәйле иң зур өмете, әлбәттә, гөнаһларының ярлыкануы һәм җәзадан котылуы белән бәйле. Рамазан аенда бөтен гыйбадәтләрне бары Аллаһ ризалыгы һәм Аның мәгъфирәтенә ирешү өчен кылдык бит. Мин ихластан барыбызга да шуны телим: Аллаһы Тәгалә Ураза бәйрәме хөрмәтенә безнең Рамазан аенда кылынган барлык гыйбадәтләребезне, изге гамәлләребезне һәм саф ниятләребезне кабул итсен, Үзенең рәхмәте белән бүләкләсен. Тоткан уразаларыбыз Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итеп, Кыямәт көнендә шәфәгатьче булса иде. Ураза гаете мөбарәк булсын!", - диелә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә. Фото: dumrt.ru Источник: https://tnv.ru/tat/news/tatarstan/384040-tatarstan-m-ftiene-yakynlashyp-kil-che-uraza-gaete-u-aennan-m-r-gate/
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"