МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау

Татарстан мөфтиенең якынлашып килүче изге Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгате

"Бисмилләһир-рахмәнир-рәхииим. Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! Хөрмәтле дин кардәшләр! Газиз милләттәшләрем! Бүген, 1 апрельдә, кояш баю белән, изге Рамазан ае керә. Шулай итеп, мөселманнар өчен иң кадерле һәм мөбарәк булган 30 көн һәм төн җитә. Сезне ихластан тәбрик итәм!", - дип башлый үз мөрәҗәгатен Камил хәзрәт Сәмигуллин.

"Бүген төнлә Татарстан мәчетләрендә дин кардәшләребез җәмәгать белән беренче тәравих намазларын кылачак һәм Коръән сүрәләрен укыячак. Ә иртәгә, кояш чыкканчы ук, күп өйләрнең тәрәзәләрендә ут яначак: мөселман гаиләләре, көне буе ураза тотарга ниятләп, бер табын артына сәхәргә җыелачак, аннары бергәләп иртәнге намаз укыячак. Хактыр ки, Рамазан, гаиләләләрне һәм туганлык җепләрен ныгыта, барлык мөселманнарны берләштерә, йөрәкләребезне, йортларыбызны һәм бөтен дөньяны ямьләндерә", - ди ул.

"ИншәАллаһ, Рамазан Татарстан Республикасында да ямь өстенә ямь өстәячәк. Мәчетләрдә ай буе, тирә-юньне нурга һәм бәрәкәткә күмеп, Коръән хәтем кылыначак. Авыз ачу мәҗлесләре көн саен яшьләрне һәм өлкәннәрне, байларны һәм мохтаҗларны, төрле милләт, абруй һәм төрле караштагы дин кардәшләрне бер табын артында туплыячак. Рамазан аеның аерым бер көнендә мөселманнар бөтен Татарстаннан Казанда 10 республикакүләм ифтарда катнашу өчен җыелачак һәм Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов белән бергә җәмәгать намазы укып Ватаныбыз һәм өммәтебез иминлеге өчен дога кылачак. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды һәр елдагыча «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафонын җәелдереп җибәрәчәк, һәм дин кардәшләребез Рамазан аенда мохтаҗларга ярдәм күрсәтүдә ярышырга һәм тирә-юньгә игелек орлыкларын чәчәргә ашыгачак".

"Ураза исә – Ислам баганаларының берсе, Аллаһ Тәгаләнең боерыгы. Ураза кешенең игътибарын, тән ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән аерып, рухи сафлыкка, гөнаһлардан арындыруга, дини бурычларны үтәүгә һәм файдалы эшләргә юнәлтә. Шуңа күрә ураза ашаудан һәм эчүдән баш тарту гына түгел, ул - барыннан да бигрәк тыелганнардан тыелу, ягъни үз нәфесңне җиңү", - диелә мөрәҗәгатьтә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның тулы мөрәҗәгатень биредә укый аласыз.

tnv.ru
Башка яңалыклар
Загрузка
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
ТАМЛЕТТО
Теплица
Теплица
ТЦ ПОРТ
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
ЭНЕРГОБАНК