Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Татарстан мөфтие Мөхәррәм ае һәм Яңа Һиҗри ел башлану белән тәбрик итте

Бүген, кояш баеганнан соң, Мөхәррам аеның беренче көне керә, мөселман календарендә чираттагы ел башлана. Шул уңайдан, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Мөселманнар бу көнне бәйрәм буларак билгеләп үтмиләр, әмма ислам календаре өчен хисап башы булган вакыйгаларга зур ихтирам белән карыйлар һәм аның сөекле Рәсүлебез Мөхәммәд тормышында, ислам тарихында, бар кешелек дөньясы өчен зур әһәмияткә ия булуын истә тоталар. Шул рәвешле, мөселман календаре буенча 1445 ел элек (милади буенча - 622нче елда) һиҗрәт кылу вакыйгасы була, ягъни мөселман җәмәгате Аллаһның Илчесе җитәкчелегендә Мәккәдән Мәдинәгә күчә. Пәйгамбәребез һәм аның сәхабәләрен һиҗрәт кылырга (күченергә) мөшрикләрнең эзәрлекләүләре, кыерсытулары, мәрхәмәтсез җәбер-золымнары мәҗбүр иткән. Ирекле рәвештә, бернинди чикләүләрсез, тыюларсыз һәм ачыктан-ачык хак динне – исламны тотуны ният итеп һәм Бер Аллаһ ризалыгын гына өмет итеп мөселманнар үзләренең йортларын, мал-мөлкәтләрен, туган җирләрен ташлап чыгып китә. Һиҗрәт – мөселманнар өчен генә түгел, ә бар кешелек дөньясы өчен бер сабак булып тора. Беренче чиратта, ул төрле дин вәкилләре арасында уңай мөнәсәбәтләр урнаштыру үрнәген күрсәтә – мөселманнар, Мәдинәгә килеп, җирле яһүдләр һәм мөселман булмаган башка кабиләләр белән мәшһүр Мәдинә килешүен имзалый. Бу килешүдә үзара гадел мөнәсәбәтләр алып бару билгеләнә, анда диненә һәм нинди кабиләдән булуына карамастан, барлык кешеләрнең дә тыныч тормышта, иминлектә яшәргә тиешлеге әйтелә. Икенчедән, Пәйгамбәрне һәм аның сәхабәләрен каршы алган мөселманнар үзләренең фидакарьлеге белән тарихка кереп кала. Алар һиҗрәт кылучыларны куанып каршы ала, кайгыртучанлык күрсәтә, күченеп килергә мәҗбүр булган кардәшләрне үз өйләренә кабул итә һәм ашау-эчүдән калдырмый. Һиҗрәт вакыйгасыннан мөселманнар алырга тиеш булган тагын бер мөһим дәрес – ул сабырлык. Пәйгамбәребезнең беренче сәхабәләрен искиткеч түземле булу, авырлыклар һәм сынаулар каршында сыгылмау кебек сыйфатлар аерып торган. Сөекле Пәйгамбәребез һәм аның хак сәхабәләренә Аллаһ Раббыбызның рәхмәте ирешүен телим!", - диелә хәбәрдә. Фото: Дум РТ Источник: https://tnv.ru/tat/news/dean/332991-tatarstan-m-ftie-m-kh-rr-m-ae-m-ya-a-i-ri-el-bashlanu-bel-n-t-brik-itte/
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"