Татарстан һәм Башкортстан дуслыгы хөрмәтенә Казанда Мостай Кәримгә һәйкәл ачылачак
«Без берничә урын тәкъдим иттек, алар «Роторная» тукталышы янында Оренбург трактындагы мәйданчыкны сайлап алды. Анда зур булмаган парк һәм сквер үсеп чыгар, мөгаен», - диде даими вәкил.
Башкортстанда бөек шагыйрьнең һәйкәлен иҗат итәчәк сынчыны сайлаганнар инде. Ул бу эшне Мәскәүдә башкарачак.
«Әлеге һәйкәл Татарстанда туристларны җәлеп итү урыны гына түгел, ике республика арасындагы дуслык символы да булачак. Ягъни анда җыелган кешеләр һәйкәлнең безнең республикалар арасындагы дуслыкка юнәлдерелгән чара кысаларында куелуын аңлаячак», - диде Зиннәтуллин.
Шунысын да искәртик: узган елның 18 апрелендә Уфаның «Нур» татар дәүләт театры каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы көннәре кысаларында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылган иде. Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
"Татар-информ"
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
