Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин гает намазын өйдә башкару хакында аңлатты
23 мая 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Гает намазын өйдә башкару хакында шәригать хөкеме турында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аңлатма бирде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Мөфти сүзләренчә, хәнәфи мәзһәбе буенча гает намазы вәҗиб булып санала. Шуңа аның хакыйкыйлык шартлары җомга намазын укыганда үтәргә кирәк булган шартлар белән тәңгәл килә. Эпидемия таралу чорында җомга һәм гает намазларын җәмәгать белән укуның мәҗбүрилеге гамәлдән чыга.
«Һәм бу намазның икесе дә мәчеттә башкарылырга тиеш булгач, гает намазын өйдә уку вәҗиб түгел. Димәк, гает кебек намазларны өйдә уку шарт булып тормый. Фикһ (ислам хокукы) турындагы китапларда килеп туган вәзгыятьтә ике яки дүрт рәкәгать нәфел намазын гает намазы укылырга тиеш булган вакытта укырга киңәш ителә. Аллаһ Раббыбыз гыйбадәтләребезне кабул итсен», — дип аңлата Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)