Татарстан халкын «Авыл батырлыгы» бөтенроссия акциясендә катнашырга чакыралар
8 мая 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
«Россия авыл яшьләре берлеге» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы социаль челтәрләрдә Хәтер һәм Дан елына багышланган Бөтенроссия челтәр акциясен уздыра. «Авыл батырлыгы» акциясендә теләге булган һәркем катнаша ала. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә,
Катнашу өчен 31 майга кадәр социаль челтәрләрдә (ВКонтакте, Инстаграм) үзеңнең фотографияңне һәм Бөек Ватан сугышы елларында авыл җирлегендә тылда эшләгән һәм фронтны азык-төлек белән тәэмин иткән, шулай ук сугыштан соң илне торгызуда булышкан туганнарыңның фотоларын бердәм хэштеглар белән #ПодвигСела, #ТатарстанПодвигСела, #ГодПамятиСлавы, #РССМ урнаштырырга кирәк.
Җиңүчеләрне дипломнар, «Трудовая доблесть России» БВС (ВОВ) мактау билгеләре һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләячәкләр.
Иң яхшы фотолардан акция эшләренең фотокүргәзмәсе оештырыла, аны презентацияләү 2020 елның июлендә Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советында узачак. Җиңүчеләрне жюри билгеләячәк, аларны билгеләгәндә публикациягә лайклар саны, аның уникаль һәм оригиналь булуы исәпкә алына.
«Подвиг села» акциясе «Россия авыл яшьләре берлеге»нең «Соль земли» проекты кысаларында уза, ул 2020 елда Хәтер һәм Дан елын Россия Федерациясендә уздыру буенча Россия Президенты Администрациясе тарафыннан расланган төп чаралар планына кертелгән.

Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)