Татарстан халкын «Авыл яшьләре» җәйге авыл спорт уеннарына чакыралар
Авыл спорт уеннары авыл халкының сәламәтлеген ныгыту, физкультура һәм спорт белән актив шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, авылда спортның аеруча популяр төрләрен үстерү һәм авыл халкы арасында сәламәт тормыш рәвешен булдыру максатларында үткәрелә. Ярышларда катнашучылар өчен катгый таләп – авыл җирлегендә яшәү.
Республикада беренче мәртәбә бу уеннар 1998 елда Яшел Үзән шәһәрендә узган иде, ул чакта 28 район гына катнашты. 2011 елдан башлап бу ярышларда республиканың 43 районы да катнаша. Ике ел саен уздырыла торган бу уеннар Буа, Чистай, Алабуга районнарында булды, ике мәртәбә Минзәләдә, Зәйдә һәм Мамадышта узды.
Быелгы ярышлар Актаныш авылында узачак. Финал ярышлары «Сәләмәтлек» авыл спартакиадасы программасы кысаларында аркан тартышу, мас-рестлинг, милли көрәш, җиңел атлетика, волейбол, өстәл теннисы, шашка, шахмат, бадминтон һәм мини-лапта буенча булачак. Чараның төп өлешендә сыер савучылар һәм механизаторлар арасындагы ярышлар була.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл халкын - ярышларда активлык күрсәтергә, ә авыл тормышына битараф булмагана һәркемне ярышларда катнашучылар өчен җанатарга чакыра.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
