МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM

Татарстан делегациясе Владивостокта узучы V Көнчыгыш икътисади форумында катнаша

5 сентября 2019 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан делегациясе Владивостокта узучы V Көнчыгыш икътисади форумында катнаша. Форумда республиканы ТР Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина һәм ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев тәкъдим итә. Бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Форумның эшлекле программасы кысаларында Татарстан делегациясе Азия-Тын океан төбәгенең яшь дипломатлары белән очрашачак, территорияләр брендингы буенча инвестицион сессияләрдә, хатын-кыз лидерлыгы, бизнесны үстерү һәм медиа ярдәмендә халыкара эшлекле хезмәттәшлеккә багышланган сессияләрдә катнашачак», - дип белдерделәр ТР Инвестицион үсеш агентлыгында.

Форумның икенче көнендә Татарстан делегатлары Еврей автономияле өлкәсе губернаторы Александр Левинталь белән очрашыр, Татарстан Хөкүмәте һәм Еврей автономияле өлкәсе Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалар дип көтелә.

Моннан тыш, «Ак Барс» судно төзү корпорациясе» АҖ белән Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы, шулай ук Татарстан корпорациясе белән «Инвестицияләр җәлеп итү һәм экспортка ярдәм күрсәтү буенча Ерак Көнчыгыш агентлыгы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы арасында хезмәттәшлек турындагы килешүләргә кул куелачак.

Татарстан делегатлары шулай ук «Марубени» корпорациясенең (Япония) башкаручы директоры Эйджи Окада, «Йокогава электрик корпорейшн» компаниясе директорлар советы рәисе Такаши Нишиджима һәм «Хитоси Нара» корпорациясе директоры белән очрашыр дип көтелә.

Моннан тыш, республика делегациясе V Көнчыгыш икътисади форумының пленар утырышында катнаша. Утырышта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, Монголия Президенты Халтмаагийна Баттулги, Малайзия Премьер-министры Махатхира Мохамада һәм Япония Премьер-министры Синдзо Абэ чыгыш ясаячак.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КАН АВТО
КОЛЬЦО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ТАНК
ЦДМ
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"