Татарстан блогерлары хастаханәдә карантинда ятучы пациентларга теләктәшлек күрсәтә
27 февраля 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан блогерлары хәзерге вакытта республика йогышлы авырулар хастаханәсендә дәваланучы пациентларга теләктәшлек күрсәтергә һәм #своихнебросаем Бөтенроссия флешмобына кушылырга булды.
«Минемчә, бу — очы-кырые күренмәгән буш негативны һәм үзен акламый торган паниканы юкка чыгару, кыен хәлгә дучар булган кешеләр һәм аларның якыннарына теләктәшлек күрсәтү өчен яхшы алым. Бүгенге заманда уңай контент кимегәннән-кими, шунлыктан мондый флешмобларны мин һәрвакыт хуплыйм», — диде блогер Алинә Гыймалтдинова «Татар-информ» агентлыгына.
Акциягә кушылучы татарстанлыларның саны көннән-көн арта. Алар арасында Гөлзар Вәлиева, Алинә Гыймалтдинова, Искәндәр Гайсин, Алия Маннапова, Мила, Ләйлә, Екатерина Уразова, Ксения Абрамович һәм башкаларның социаль челтәрләрендәге сәхифәләрендә #своихнебросаем хэштегы чыкты инде.
Җырчылар, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм блогерлар бу көннәрдә Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә карантин узучы пациентларга теләктәшлек белдерә, аларга түземлек, көч һәм тизрәк савыгуларын тели.
Коронавирус таралуга бәйле рәвештә Кытайдан Төмән өлкәсенә эвакуацияләнгән кешеләргә теләктәшлек күрсәтүгә юнәлдерелгән #своихнебросаем флешмобы февраль башында Төмәндә башланды. Кыска гына эчендә әлеге чарага Россиянең барлык төбәкләреннән дистәләрчә мең кеше кушылды.
«Татар-информ» агентлыгы казанлыларның Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе янында биредә карантин узучы кешеләргә теләктәшлек йөзеннән салют аттыруы хакында хәбәр иткән иде инде.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)