Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Татарстан белән Башкортстан хоккей командалары матчында өстенлекне Татарстан яулады

Кичә «Ак Барс» хоккей командасы Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Уфаның «Салават Юлаев» командасы белән көч сынашты. Татарстан командасы Башкортстан хоккейчыларыннан өстенрәк чыкты, уен исәбе — 3:2.

Матчта беренче символик алка ыргытуны Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов башкарды.

Беренче период кертелгән алкаларсыз үтте.

Икенче периодның беренче минутында «Салават Юлаев» һөҗүмчесе Теему Хартикайнен күпчелектә гол кертте (0:1). Сигезенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Станислав Галиев исәпне тигезләштерә алды (1:1). Унынчы минутта «Ак Барс» сакчысы Альберт Яруллин командасын тагын бер алкага алга чыгарды (2:1). Унсигезенче минутта Уфа командасы сакчысы Павел Коледов гол кертте (2:2).

Өченче периодта да голлар булмады. Өстәмә вакыт — овертаймда да тигез исәп сакланды, буллит бәрү сериясе башланды. Өстәмә бәрүләрдә өстенлекне «Ак Барс» алды. Станислав Галиев бәрүеннән соң, «Салават Юлаев» командасы, капкачы алканы тоткан дип уйлап, җиңүне бәйрәм итә башлаган иде инде. Тик Галиев алкасы кинәт капкачының артыннан очып керде һәм «Ак Барс»ка буллит бәрүләрне дәвам итәргә мөмкинлек бирде. Ноктаны Джастин Азеведо алкасы куйды (3:2).

Командалар составы:

«Ак Барс»:

Билалов (Рейдеборн);

Азеведо — Кормье — Петров, Виртанен — Яруллин;

Галиев — Воронков — Зарипов, Юдин — Рукавишников;

Э. Галимов — Глухов — Лукоянов, Хенкель — Лямкин;

Дыняк — Фрэттин — Ли (Марушев), Аверин.

«Салават Юлаев»:

Метсола (Кареев);

Умарк — Бурмистров — Хартикайнен, Семёнов — Ларсен;

Сошников — Маннинен — Кручинин, Арзамасцев — Коледов;

Кугрышев — Кадейкин — Жарков, Сергеев — Лисовец;

Солодухин — Хохряков — Башкиров, Пашнин — Мөхәмәдуллин.

«Ак Барс» киләсе уенын Екатеринбург шәһәрендә үткәрәчәк. «Автомобилист» — «Ак Барс» матчы 25 гыйнвар көнне 15:00 сәгатьтә.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"