Татарстан авылларында ялгыз кешеләргә бакча казырга һәм мунча ягарга ярдәм итәләр
25 апреля 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе республика бүлегенең волонтерлык үзәге ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең киң даирәсен колачлады. Авылда ялгыз яшәүчеләргә дару, азык-төлек, сканворд газеталары сатып алырга, бакча казырга һәм хәтта мунча ягарга да ярдәм итәләр. Бу хакта партия сайтында хәбәр ителә.
Үзәк хезмәткәрләренә Татарстанда яшәүче барлык кеше шалтырата алырлык өстәмә номер кертергә туры килде, чөнки кайнар линиягә мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Шалтыратучылар арасында ялгыз әниләр дә, пенсионерлар да, инвалид кешеләр дә бар. Аларның үтенечләре оператив рәвештә эшкәртелә.
Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова гаризаларның өлкән яшьтәге кешеләрдән генә түгел, авыр хәлдә калган татарстанлылардан да кабул ителүен сөйләде.
Шулай ук волонтерлык үзәгендә республика халкы сорауларына җавап бирергә ярдәм итүче депутатлар, юристлар, төрле хезмәтләр белгечләре бушлай эшли. Татарстанлыларга социаль темалардан алып психологик темаларга кадәр консультация бирәләр. Еш кына волонтерларга психологлар сыйфатында да эшләргә туры килә — өлкән яшьтәге кешеләр аралашуга аеруча мохтаҗ.
Кайнар линия телефоннарында барлык дәрәҗәдәге депутатлар кизү тора. Моннан тыш, алар online режимында кабул итүләр үткәрә. «Безгә еш шалтыраталар һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтәләр», — дип уртаклашты Светлана Захарова.
Бүгенге көндә бөтен Россия буенча 288 меңнән артык кеше адреслы ярдәм алган.

Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)