Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Актаныш басуларын карады


Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Актаныш районында булып, хуҗалыкларның басулары белән танышты. Ахырдан "Нигез" хуҗалыгының көздән чәчелгән арыш басуында хуҗалык һәм оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты, дип яза район газетасы.

– Сезнең район язгы кыр эшләренә оешкан төстә кереп китте. Бик актив рәвештә дым каплату бара. Шактый гына мәйданнарда чәчү эшләре башкарылган. Район басуларында 400дән артык берәмлек техника хәрәкәтләнә. Бу яктан караганда хезмәтегезне хупларлык һәм мактауга лаек. Ә икенче күзлектән караганда, көзге культура уҗымнарының торышы мактанырлык түгел. Бу сезнең районда гына түгел, шактый районнар басуларында күзәтелә. Көзге чорда дым җитмәү һәм шуның аркасында орлыкларның соңрак тишелеп чыгуы белән дә бәйледер бу. Үткән елгы матур уҗымнардан соң болар күңелдә берникадәр төшенкелек тудыра. Республика буенча көзге культураларның язмышы, технологияләре турында галимнәр һәм тәҗрибәле белгечләр белән киңәшеп, тирән сәбәпләрен табарга кирәк, – диде Марат Әхмәтов.

Һәм озак еллар хуҗалык җитәкчесе булып эшләүче, тәҗрибәле җир белгечләреннән моның сәбәпләрен дә ачыкларга тырышты. Дамир Җәлилов моны көзге культураларны чәчүне соңга калып башлаудан дип, ә Рәүхәт Салихҗанов, басуларда кар бетмичә көннәр җылынып, соңыннан салкынайтудан, дигән фикерләрен җиткерде. Районның шактый гына көзге культуралар чәчелгән басуларын бозып, кабат чәчәргә туры киләчәген дә яшермәде министр. Бу бигрәк тә көзге бодай чәчелгән басуларга кагыла. Көзге уңыш өчен көзге бодайның мул уңыш бирүе аеруча кирәк, дип басым ясады ул.

– Республика буенча алганда дым запасы быел начар түгел. 200 миллиметрдан артык җирләр бар. Быел безнең бөтен өмет сабан культураларында. Шулай булгач, чәчүне мөмкин кадәр тизрәк срокта тәмамларга тырышырга кирәк, – ди Марат Әхмәтов.

Бу урында муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, арпа чәчүне – 9 майга, иртә культуралар чәчүне 15 майга төгәлләргә җыенабыз, дип хәбәр итте. Безнең район басуларында әлегә дым запасы мактанырлык түгел. 120-130 миллиметр тирәсен генә тәшкил итә ул. Шуның өчен дә май аенда яңгырлар явуына өметләнә белгечләр.

Хуҗалык җитәкчеләре Марат Әхмәтовка милекне рәсмиләштерү, ташламалы кредит бирү мәсьәләләренә кагылышлы сорауларын да бирделәр. Министр киләчәктә алар буенча эш алып барырга вәгъдә итте.

Ахырдан Актаныш игенчеләре югары маркарын сакларлар, көз көне мул уңыш җыеп алган чорда очрашырга язсын дигән теләген җиткерде, диелә район хәбәрендә.
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"