Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Татарстан 2020 елда беренче туган балаларга 4 млрд сум акча тотачак

28 декабря 2019 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
2020 елның 1 гыйнварыннан беренче балага федераль түләүләр шартының үзгәрүе Татарстанда аны алучылар саны дүрт тапкыр артуга китерәчәк. Бу хакта журналистларга Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Без беренче бала туган гаиләләрнең 70-80 проценты бу чарага эләгер дип уйлыйбыз. Республикада уртача хезмәт хакы 37 мең сум тирәсе тәшкил итә. Әлеге акчага яшь һәм студент гаиләләре, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр дәгъва итәчәк. Сүз уңаенда, без әле түләүгә генә дә дүрт тапкыр күбрәк акча салдык. Якынча ул 4 млрд сум, бу 2019 елга булган „Демография“ проекты бәясе белән чагыштырырлык», — дип аңлатты министр.

Беренче балага түләү 2019 елда республика гаиләләрендә балалар туу буенча күрсәткечнең уңай динамикасын саклап калуга йогынты ясады һәм аның күләме 8 мең 896 сум булды. Түләү җан башына уртача керем 14 мең 34 сумнан артмаган гаиләләргә каралган. Ягъни хәзер өч кешелек гаиләгә керем 42 мең 102 сумнан артмаска тиеш.

2020 елның 1 гыйнварыннан мондый пособиеләр бала яшь ярымга җиткәнче түгел, ә өч яшь тулганчы түләнәчәк. Ә акча түләнергә тиешле гаиләләрнең керемен эшкә яраклы халыкның яшәү минимумының бер ярымыннан икегә кадәр арттырачаклар. 2020 елда түләү күләме 9 мең 373 сум тәшкил итәчәк. Бу түләүгә җан башына уртача кереме 20 мең 170 сумнан артмаган гаиләләр дәгъва итәчәк. Шулай итеп, өч кешелек гаиләгә керем яңа елда 60 мең 510 сумнан артмаска тиеш.

«Быел беренче балага түләүләр буенча безнең ихтыяҗ 1 млрд сум булды, без аны үтәдек диярлек. Киләсе елга үсеш дүрт тапкыр көтелә. Беренче бала туган очракта ай саен акчалата түләүне төбәктә 13 меңнән артык ана алды. 2020 елда без бу мөмкинлекне үз гаиләсендә гамәлгә ашыручылар саны артыр дип көтәбез», — диде Зарипова.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"