Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Татар теленнән VI халыкара олимпиадада катнашучылар төп биремнәрне үтәүгә кереште

Татар теле һәм әдәбияты буенча VI халыкара олимпиадада катнашучылар бүген төп биремнәрне үтәүгә кереште. Алар сынауны Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә уза.

Искәртеп үтик, халыкара олимпиадада татар теленнән белемнәрен барлыгы 460 укучы сыный. Татарстаннан - 216, Россиянең 26 төбәгеннән - 92, 13 чит илдән - 30 укучы һәм студент, Россиянең якшәмбе мәктәпләреннән - 16 укучы, Татарстан һәм Россия субъектларыннан 50 студент катнаша. Бу татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары, татар теле һәм әдәбиятыннан интернет-тестлаштыру һәм әңгәмәләрдә катнашучылар.

Кичә Камал театрында олимпиаданың ачылыш тантанасында “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе чит илләрдән килгән берничә вәкил белән әңгәмә корды. Шуларның берсе – Казахстанның Актүбә шәһәреннән Тамерлан Нарзбәков. Аңа 24 яшь.

Тамерлан телне ярты ел гына өйрәнсә дә, үзен халыкара олимпиадада сынап карарга уйлаган. “Олимпиадага үз теләгем белән килдем. Моңа кадәр Гайнан Кормаш исемендәге “Шатлык” татар үзәге уздырган олимпиадада катнашкан идем. Аңа кадәр үзәккә татар теле курсларына 4-5 ай гына йөргән идем. Анда без татарча аралашабыз, җырлыйбыз. Әтием казах, әнием татар, әмма гаиләдә әни безнең белән татарча сөйләшмәде, әби генә татарча сөйләшә иде. Минемчә, әни туган телендә сөйләшмәве белән дөрес эшләми. Шулай да, минем курсларга йөрүемне бик хуплады. Мин аңа “миңа татар теле ошый, өйрәнәчәкмен” дидем. Минемчә, телне өйрәнү кешенең үзеннән тора, мәҗбүри өйрәтү генә саклап калуга ярдәм итми. Теләге булган кешеләргә төрлечә булышу мөһим, әмма мәҗбүриләү кирәкми. Олимпиада барышында татар кешеләре белән күбрәк танышырга телим”, - дип белдерде Тамерлан “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Әңгәмәдәш телне әле ярты ел тирәсе генә өйрәнүенә карамастан, татар җырчыларын яратып өлгергән. Салават, Вәсилә Фәттахова, Хәния Фәрхи җырларын даими тыңлавы турында әйтте. Ул киләчәктә телне тагын да тирәнрәк өйрәнергә теләвен билгеләп узды.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/23/162600/
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"