Татар токымлы атлар рәсми рәвештә теркәлде
20 декабря 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татар токымлы атлар аерым токым буларак рәсми рәвештә теркәлде. Бу хакта Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов терлекчелек тармагы үсеше мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.
“Татар токымлы атлар үрчетү буенча тармакны без 2005 елда башлап җибәргән идек. 2018 елның 4 декабрендә безгә эшчәнлекнең бу төрен алып баруга рәсми рәвештә рөхсәт бирелде”, - диде ул.
Министр урынбасары әйтүенчә, теркәлү турында документның төп нөсхәсе 25 декабрьдә тапшырылачак.
“Татар токымлы атлар спорт юнәлешендә һәм кымыз җитештерү максатыннан үрчетелә”, - диде Нәҗип Хаҗипов. Ул атларның бу төре бик чыдам булуын, кышын азыкны кардан үзләре казып табуын, көнгә 100-120 км ара уза алуын сөйләде.
Бүгенге көндә татар токымлы атларны Лениногорск, Әлки, Теләче, Саба районнарында үрчетәләр. "Татарстанда барлыгы 300 баш тирәсе татар токымлы ат бар", - диде Хаҗипов.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)