Татар эстрадасы җырчылары һәм "Болгар радиосы" алып баручылары Казан үзәгендә "Туган тел" җырын башкарды
25 октября 2017
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген татар эстрадасы җырчылары Бауман урамындагы "Йолдызлар аллеясы"нда татар телен яклап акция уздырды. Чараны оештыручы - популяр җырчы Фирдүс Тямаев.
Бүген көндез Фирдүс Тямаев, "Туган тел" җырын башкарып, социаль челтәргә видео урнаштырды. Фирдүскә башка артистлар да кушылды. Җырчылар гына түгел, башка һөнәр ияләре дә "Туган тел" җырын җырлап интернетка урнаштырды.
"Татар теле проблемасы турында бүген генә ишеттем. Йөрәк әрни. Мин телебез өчен бик борчылам, кайгырам. Теләгем - ата-бабаларыбыздан килгән туган телне балаларыбызга, ягъни киләчәк буынга тапшыру. Татар телен мәктәпләрдә укытсыннар иде! Татар телен сакларга кирәк!" - дип белдерде Фирдүс Тямаев.
Чарага Илсөя Бәдретдинова, Филүс Каһиров, Ләйсән Мәхмүтова, Зөлфәт Зиннуров, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Айрат Ильясов, Булат Бәйрәмов, Айсылу Лерон, "Фәридә-Алсу", Сиринә Зәйнетдинова һәм башкалар артистлар килде. Татар теле өчен җан атучылар арасында "Болгар радиосы" алып баручылары да бар иде. Барысы да татар теленең язмышы өчен куркуын белдерде.
Күрешеп үзара фикер алышканнан соң, артистлар бергәләшеп "Туган тел" җырын башкарды. Алар "Без татарча сөйләшәбез, без татарча җырлыйбыз, без татарча укыйбыз һәм язабыз!" дигән сүзләр әйтеп таралышты.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)