«Татар моңы» фестивален үткәрү эшен башкаручылар үзгәрде
24 декабря 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Быелдан башлап «Татар моңы» фестивален үткәрү эше Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә йөкләнгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге җитәкчесе Умида Гапарова әйтте.
«20 декабрьдән конкурсның сайлап алу туры башланды. Ул 2020 елның 15 мартына кадәр дәвам итәчәк. Гаризалар кабул ителә», — диде министрлык вәкиле. «Татар моңы» фестиваленең төп оештыручысы — Татарстан Мәдәният министрлыгы.
Кадим Нуруллин әйтүенчә, фестиваль эшчәнлегенең филармониягә тапшырылуы аның киләчәктә Илһам Шакиров исемен йөртүе белән бәйле. «Филармониянең максаты — фестиваль эшчәнлегенә уңайлы шартлар тудыру. «Татар моңы» фестиваленә Илһам Шакиров исеме бирелгәч, филармониянең бу эшкә алынуы табигый. Әле җиң сызганып эш башланды гына. Гала-концерт апрель аена билгеләнгән», — диде директор.
Кадим Нуруллин фестивальдә зур үзгәрешләр булачагын вәгъдә итә. Әлегә «Татар моңы» фестиваленең башкарма директоры итеп кабаттан җырчы Вил Усманов сайлануы билгеле. Ул бу эш белән таныш — Вил Усманов алдагы елларда фестивальнең башкарма директоры иде. Соңгы берничә елда гына фестиваль Казан дәүләт мәдәният институты җаваплылыгында уздырылды.
Филармония җитәкчелеге фестивальне оештыру эшенә озак еллар Илһам Шакировның ярдәмчесе булган Илһам Хаҗиевны җәлеп иткән. «Мин бу конкурсны үткәрү эшендә Илһам Хаҗиевтан да көчле кешене тапмыйм. Илһам Хаҗиев бөек җырчыбызга иң якын торган кешеләрнең берсе. Шуңа да аның белән эшлисебез килде», — ди Кадим Нуруллин.
Ул алда Илһам Шакировның тууына 85 еллыкны бәйрәм итәсе барлыгын, бөек җырчының исемен мәңгеләштерү өчен дә башкарыласы эшләр байтак булуын искәртте.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)