Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Татар яшьләре форумына беренче делегатлар килә башлады

Казанда үтүче VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумына беренче делегатлар килә башлады. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе катнашучылар белән аралашып, аларның нәрсәгә өмет иткәннәрен белде.

Саратовтан килгән Мөхәммәд Мәдьяров Татар яшьләре форумында тәүге тапкыр катнашуын әйтте. "Форумга беренче тапкыр килүебез. Башка илләрдән җыелган татарлар белән күбрәк танышасым килә. Форумнан соң киләчәктә яңа дуслар табып проектларны чынга ашырырга өметләнәм. Татар яшьләренең төп бурычы -  бергәләп җыелу, туплану дип уйлыйм", - диде ул.

"Саратовта татар оешмалары бар. Мин "Яшьлек" оешмасыннан. Без татар автономиясенең канаты булып эшлибез. Татарлар безнең эшчәнлектә даими катнашып торалар, бик активлар", - диде Мөхәммәд Мәдьяров.

Екатеринбургтан Альбина Шарюкова татар телендә яхшырак сөйләшергә өйрәнергә килгән. "Казан һәм гомумән татарлар турында күбрәк беләсем килә. Яңа дуслар табармын дип өметләнәм. Татар милләтеннән булуым белән горурланам. Форумда үзем өчен татар мәдәнияте буенча яңалык аласым, аны үстерү юлларын ачыклыйсым килә. Татар телен мәктәптә Уфада укыганда, сөйләшү клубында өйрәндем. Форумда татар телемне ныгытасы иде, яхшырак сөйләшергә өйрәнергә телим", - ди ул.

Альбина Шарюкова сүзләренчә, Екатеринбургта татарлар тупланган университет һәм шәһәр оешмасы, халыкара китапханә бар. "Урал федераль университетында татар якташлыгы оешмасы эшли. Оешмалардан тыш, бездә татар теленең сөйләшү клубына йөрергә мөмкин. Кая барсам да, татарларны эзлим. Киләчәктә якташлык оешмасында күбрәк чаралар оештырырга, Халыкара китапханәгә урнашырга хыялланам", - диде Альбина Шарюкова.

VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы эшчәнлегендә 30 чит ил, РФнең 60 регионы һәм Татарстаннан 1000нән артык делегат катнашыр, дип көтелә. Форум программасы эчендә эшлекле очрашулар (пленар утырыш, дискуссион мәйданчыклар, проект сессияләрен уздыру), төрледән-төрле мәдәни-мәгълүмати һәм өйрәнү сәяхәтләре, шулай ук Казанның татар тарихы белән бәйле урыннарына бару, Арчада шәһәр көнендә һәм “Печән базары” фестивалендә катнашу күз алдында тотыла.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"