Татар яшьлəре дискуссия мəйданчыкларында проектларын тәкъдим итте
3 августа 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының өченче көне уза. Бүген делегатлар Универсиада авылында җиде юнәлеш буенча дискуссия мәйданчыкларында эшли. Чарада “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә катнаша.
Делегатлар “Бизнес”, “Тарихи хәтер”, “Тел сәясәте һәм милли мәгариф”, “Яңа мәдәният”, “Гаилә һәм тәрбия”, “Татарстан илчеләре”, “Медиа” юнәлешләре буенча дискуссия мәйданчыкларында эшли. Һәрбер мәйданчык татар яшьләренең үсеше турында тәкъдимнәр формалаштыра.
"Тел сәясәте һәм милли мәгариф" мәйданчыгында телгə кагылышлы проблемалар һəм аларның чишү юллары мəсьəлəлəре каралды.
Дискуссия спикеры Айрат Фəйзрахманов 2017 елның көзендə республикаларда туган тел мəҗбүри рəвештə укытылырга тиеш түгел, дигəн сылтама белəн тикшерүлəр булганын искəртте. "Кызганыч, 2018 елда Дəүлəт Думасы тарафыннан яңа указ кабул ителде. Татар теле мəктəплəрдə калмады, туган тел буларак кына кыскартылып укытыла башлады. Əмма татар телен сайлаучы балалар барыбер бар. Туган тел дигəн предмет уку планнарының мəҗбүри өлешендə кала. Бу - безнең өчен бер сөенеч. Башка каршылыклар калды. Без татар теле дəүлəт теле буларак та мəҗбүри укытыларга тиеш дигəн фикердə. Бу турыда бүген резолюцияне кабул иткəндə дə əйтəчəкбез. Тик əлеге мəсьəлə федераль стандартларда язылмаган. Əлегə ТР мəгариф һəм фəн министры сөйлəшүлəр алып бара", - диде ул.
"Күпчелек Россия регионнары мəктəплəрендə туган телне укыту кертелмəгəн. Бу - мəктəп сайлаган беренче һəм икенче уку планы. Үз туган телебездə белем алырга телибез, дисəгез, "юк, укыта алмыйбыз, мөмкинлек юк", - дип җавап кайтарачаклар. Бу - бик куркыныч мəсьəлə. Хəтта Татарстанда да күзəтелергə мөмкин", - диде кереш сүзендə Айрат Фəйзрахманов.
Мəгариф һəм фəн министрлыгы вəкиле Əлфия Əхəтова министрлыкның эшчəнлеге турында сөйлəде. "Бездə Төбəкара сектор бар. ТР Мəгариф министрлыгы тарафыннан 31 регион һəм 4 чит ил арасында килешүлəр төзелде. Программалар нигезендə Татар мəгарифе көннəре уза. Быел без Ульян өлкəсе, Кырым республикасы, Финляндия һ.б. якларда оештырырга планлаштырабыз. Ел күлəмендə без төбəклəрдəн татар теле һəм əдəбиятыннан дəреслеклəр белән тәэмин итү турында гаризалар алабыз һəм аларны кирəкле күлəмдə җибəрергə тырышабыз. Барлык дəреслеклəрнең дə электрон вариантларын кулланып була.
РФ укытучылары өчен белем күтəрү курслары оештырыла. Быел 15 төбəктəн 50 укытучы килде. Шулай ук Мəгарифне үстерү институты белəн вебинарлар үтте. Барлыгы 29 төбəктəн 780 укытучы катнашты. Милли кадрлар əзерлəү буенча КФУ һəм Яр Чаллы дəүлəт педагогика университеты, Арча педагогика көллияте шөгыльлəнə", - дип сөйлəде Əлфия Əхəтова.
Əлфия Əхəтова министрлыкның эшчəнлеге турында сөйлəвен дəвам итте. "Ана теле укытучыларының Бөтенроссия "Мастер-класс" конкурсы да булды. Мəгариф оешмалары, иҗтимагый оешмалар, аерым галимнəр һəм укытучылар өчен грантлар уза. Бу чараларда алар татар телен үстерү буенча проектларын тəкъдим итəлəр. Быел барлыгы биш грант булды", - ди ул.
Айдар Шəйхин үзе җитəклəгəн "Гыйлем" проекты буенча чыгыш ясады. "Безнең проект асылда фəн һəм мəгърифəт үзəге буларак эшли. Безгə нəрсə кызык, без шуны эшлибез. 300дəн артык мəкалə тəрҗемә ителгəн, 50 "ТЕД" видеоязмасын тавышландырдык. Татарның бераз сəерлеге бар: китапханəдə күпме еллар кулланылмаган китаплар тузан җыеп ята! Безгə сүзлеклəр һəм китаплар бик кирəк, алардан еш файдаланабыз", - диде ул.
Көннең икенче яртысында пленар утырышның ябылуы һәм форумның җитәкче органнарын сайлау булачак. Төшке аштан соң астрофизик, Россия фәннәр академиясе академигы, РФ дәүләт премиясе лауреаты Рәшид Сүнәев лекциясе узар, дип көтелә.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)