“Татармультфильм” республикада иң зур титрлы мультфильм тәкъдим итте
9 октября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
“Татармультфильм” берләшмәсе үзенең ТАССРның 100 еллыгына багышланган махсус сайтына “Татарстан гасыры – 2” мультфильмын урнаштырды. Әлеге мультфильм республикадагы иң зур титрлы анимацион фильм булып тора.
Бүген әлеге проектны авторларына – Татарстан районнарыннан җыелган балаларга тәкъдим иттеләр.
Мультфильм балаларның иҗади эшләреннән - рәсемнәр һәм шигырьләрдән ясалган. Иҗади эшләр конкурс аша сайлап алынган. Конкурста 32 меңнән артык бала катнашкан. Болар 1 – 8 класс укучылары. Балалар конкурс кагыйдәләре буенча үзләре яшәгән районның мәдәни-тарихи объектлары, табигый һәйкәлләрен ясаганнар яки шигъри юллар язганнар.
Проект ТАССРның 100 еллыгына багышлана.
Алга таба әлеге анимацион фильмны Вектатарстана.рф сайтыннан карап булачак. Бирегә мультфильмның 39 минутлык тулы версиясеннән тыш һәр районга багышланган өлеше ролик рәвешендә дә урнаштырылган.
Шунысы игътибарга лаек: мультфильмның титрлары да 4 минутка сузыла, һәр катнашкан баланың һәм координаторның исем фамилиясе бирелгән.
Оештыручылар әйтүенчә, монысы балаларга аеруча кызыклы, алар үз исемнәреннән скрин алып социаль челтәрләрдәге битләренә урнаштыралар.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)