"Татар-информ" #abai175 флешмобы эстафетасын "Болгар радиосына" тапшырды
23 июля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казахстанда халык шагыйре Абайның тууына 175 ел уңаеннан флешмоб бара. Флешмоб Татарстанга да килеп җитте. Казахстанның "Казинформ" халыкара мәгълүмат агентлыгы эстафетаны "Татар-информ"га тапшырды.
Абай (Ибраһим Конанбаев, 1845-1904) - казах шагыйре, композитор, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе. Казах язма әдәбиятына нигез салучы һәм аның беренче классигы. Быел аның тууына 175 ел.
Флешмоб кысаларында интернетта Абайның шигырьләрен сөйлиләр, җырларын җырлыйлар. Аларны социаль челтәрләрдә #abai175 хештегы аша табып була. Флешмобта Казахстан президенты Касым-Жомарт Токаев та катнашкан. Ул эстафетаны 9 яшьлек мәктәп укучысыннан кабул итеп алган.
"Татар-информ" коллективы флешмобта Абайның “Аңлап булмый яшь чакта…” шигыре белән катнаша. Шигырьне татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов, корреспондентлар Динә Йосыпова һәм Алинә Айдарова, лента редакторы Гөлфия Гобәйдуллина һәм видеопроектлар авторы, "Илгиз ил гизә" видеоблогын алып баручы Илгиз Шәкүров укый.
"Татар-информ" #abai175 флешмобы эстафетасын ТНВ - “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенә һәм "Болгар радиосына" тапшыра.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)