ТАССР төзелүнең 100 еллыгы медале белән беренче булып Минтимер Шәймиев бүләкләнде
20 декабря 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медальләрен тапшырды. Беренче булып әлеге дәүләт бүләгенә Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт герое Минтимер Шәймиев лаек булды.
Бүләкләү тантанасы 2020 елда Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы елын ачуга багышланган бәйрәм җыенында узды. Ул «Казан Экспо» Күргәзмәләр үзәгендә урнашкан Илһам Шакиров исемендәге концерт залында оештырылды.
«Татарстанның сәяси, социаль-икътисади, мәдәни, фәнни, рухи, иҗтимагый үсешенә өлеш керткән шәхесләргә бүген беренче тапкыр ТАССРның 100 еллыгы вакыйгасы истәлегенә медальләр тапшырдык. Күренекле шәхесләребез әле ел дәвамында бүләкләнәчәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук бу медаль белән беренчеләрдән булып Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков, РСФСРның халык артисты Сергей Шәкүров, Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, КФУ профессоры Индус Таһиров, РСФСРның халык артисты Равил Шәрәфиев һәм тагын берничә күренекле шәхес бүләкләнде.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)