ТАССРның 100 еллыгына багышланган видеопроект татар һәм инглиз телләрендә дә чыгачак
12 февраля 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан төшерелгән видеоны киләчәктә татар һәм инглиз телендә карап булачак. Бу хакта Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов видеороликның рус версиясен тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Әлеге видеоны татар һәм инглиз телендә тәкъдим итәчәкбез. Шулай ук 2020 ел дәвамында башка видеолар да булачак. Әгәр дә дәүләт безгә ярдәм итсә, без төшерергә әзер», — диде Рафаэль Хәкимов.
Киләсе роликларның нинди темага төшереләчәген Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты дисциплина ара тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Бәхтияр Измайлов сөйләде.
«Ике-өч ролик татар мәдәниятының, аның теленең үсешенә багышланачак. Шулай ук Казан тарихы темасына да видео төшерергә планлаштырабыз. Татар милләтенең тарихына багышланган видео да булачак», — диде ул.
«Тарих институты Республикабызның юбилеена багышланган аерым сайт әзерли. Ул бер айдан эшли башлаячак. Шулай ук ТАССРның йөз еллыгы уңаеннан лекцияләр дә үткәреләчәк. Аларда ТАССР тарихына кагылышлы һәр темага аерым тукталыначак. Лекция видеоларын сайтта карау мөмкинлеге булачак», — диде «Теория» агентлыгы җитәкчесе Илдар Әюпов.
Киләсе ролик апрель–май аенда тәкъдим ителәчәк.

Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)