Таросики - мәхәббәт һәм шатлык билгесе
Берничә ел элек кенә ремонттан соң ачылган Никахлашу сарае болай да матур. Ләкин оештыручылар аны тагын да матуррак итеп бизәгәннәр – бөтен зоналардан да милли колорит бөркеп тора. Никахлашучылар да төрле милләт яшьләре. Кунаклар казах, әрмән, татар һәм рус халкының туй гореф-гадәтләре белән таныштылар. Парлы тормыш юлына басучы яшьләрнең бер-берсенә сакчыл, хөрмәтле мөнәсәбәттә булуы күренеп тора, димәк, гаиләләргә ныклы нигез салына.
Милли костюмнар байлыгы, милли ашлар күплеге, кунакчыллык һәм тантана хөкем сөрде бу көнне Никахлашу сараенда. Русларның - “Надёжа”, казахларның - “Мерек”, әрмәннәрнең - “Наири” җыр һәм бию коллективлары милли колорит өстәделәр, кунак-лар әрмәннәрнең бәхет, йорт җылысы һәм тынычлык билгесе булып саналаган - “гата”, яшь киленнең мәхәббәт һәм шатлык билгесе булган - “таросики” татлы ашыннан авыз иттеләр.
Татар парлары бу көнне икәү иде – Рафаэль Арьязов һәм Гөлназ Шәйхетдинова, Илнар Сөләйманов һәм Лия Хаметоваларның тантанасын Альбина Мәхмүтова командасы никахка әзерләде. Бавырсак белән каршы алу, бал каптыру, мендәргә бастыру кебек милли гореф-гадәтләребез үтәлде. Яшь кәләшләрнең калфактан, ирләрнең түбәтәйдән булуы да бик матур иде.
МАТБУГАТ
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
